Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

АЛТЫН БӨРТЕКЛӘРЕ

- Йоклаган җирдән ыңгыраш¬кан кебек кенә булды Дилшат. Башы җайсыз ята дип борып куйган идем, авызыннан күбек китте. Йөгерешеп кергән табиблар да ярдәм итә алмады... 44 яшендә китеп барды шулай. Кисловодскидан безне алырга колхоз машинасы өч көн килде, аннан тагын өч көн кайттык Ленино авылына... Сөйли башлауга ук күзеннән яшьләр тәгәри Әминә апаның. Декабрьнең салкын төнендә, хатынын тол калдырып, гүр иясе була баһадирдай ир. Берсеннән-берсе кечкенә алты улы ятим кала... Олысына - 12, кечесенә 3 кенә яшь була... Алсу ШАКИРОВА

            Әминә апа фотосурәтнең берсен куя, икенчесен ала... Кайсына караса да - Дилшат абый игътибар үзәгендә: республика җитәкчеләре белән басу буйлап атлый, менә кулында алдын¬гылар байрагы, әнә - офыкка кереп югалучы комбайннар парадын җи¬тәкли, монысында - район «Сельхозтехника» оешмасы җитәкчесе инде ул... Уңыш, дәрәҗә, бәхетле тормыш бөркеп тора фотолардан. Дилшат Әшрапов җитәкләгән «Советская Татария» колхозын Яңа Чишмәдә дә, күрше районнарда да яхшы хәтер¬лиләр. Партия хакимлеге, катгый идеяләр хөкем сөргән вакытта эшләсә дә, үз чорының иң алдынгы, көчле җитәкчеләренең берсе була ул.
            Беркемгә баш ими, теләгенә һәрвакыт ирешә! Теләсә кем белән уртак тел табучы, бар нәрсәне дә үзенчә эшләүче председательнең фикеренә район җитәкчеләре дә һәрвакыт колак сала. «Ак король» кушаматы да юкка гына бирелми Дилшат Әшраповка: иң югары уңыш, иң күп савылган сөт, зур төзелешләр, кайтартылган ашламалар - барлык алдынгы күрсәткечләр дә Дилшат абый җитәкчелегендә ирешелә. Әнә шул фидакарьләрчә эшкә бирелүе, алны-ялны белмичә хезмәт итүе йөрәген кинәт тукта¬тып, тормышын вакытсыз өзә дә, күрәсең...
Калган кешегә яшәргә кирәк... Ә хәсрәтле көннәр онытылмый икән ул... Бераз басылган кебек булса да, һич онытылмый... Башын аска ия дә, балалар дип яши башлый Әминә апа. Күзендә яшь кипми... Дилшатының исемен ишетүгә үк күңел кәсасе ташып чыга. Алты малай, абзар тулы терлек... Көн саен биштә торып маллар янына чыга, шунда балаларыннан яшереп күз яшьләрен түгә дә, ике сәгатьтән кереп аларны уята, аннары бергәләп мәктәпкә чыгып китәләр... Иртән торып берүзе маллар янында йөрүен күреп торган күршесе улы Ильясны оялтырга тырыша: нигә әниегезгә иртән булышмыйсыз, имеш. «Нигә уятмыйсың, әни?» - ди Ильяс, читенсенеп. Ни эшләре бар аларның кеше баласында, дип өзгәләнә ана йөрәге. Жәлли, йокласыннар әле ди... Бала бит алар. Көне буе эшкә җигелеп, әниләренә тормыш арба¬сын тартырга булышалар болай да. Ләкин дәшми... Барлык үпкәсен эченә йота, беркайчан да кеше бе¬лән сүзгә килми, каршы әйтми. Дилшаты та шундый иде бит. Өстеннән зарланып шикаять язучы¬ларга да начарлык эшләгәне булма¬ган җитәкченең. Тагын да күбрәк ярдәм итәргә тырышкан әле. Бу тормыш сабагын малайларына да өйрәтә Әминә апа. Таш атканга аш белән атыгыз дип үстерә...
Бу язмага алынганда Әминә апаның алты улы гомерләрендә беренче тапкыр аның сүзенә каршы төшкәннәрдер, мөгаен. «Минем турында журналга язарлык берни дә эшләмәдем», - дип ризасызлык белдерә тыйнак әниләре. «Ана даны» медаленә лаек булган, 42 ел мәктәптә математика фәнен укыт¬кан, алты улын тәрбияләп олы тормышка чыгарган һәм 18 оныгына әби булган әниләре турында бүген егетләр үзләре сөйли...
Нияз (олы улы):
- Әти үлгәндә миңа 12 яшь иде. Беренче хәбәр мәктәпкә килеп иреште. Илгиз энем яныма килде дә: «Абый, шундый сүз ишеттем, дөресме икән?» - ди... Укытучылар безгә сәер карыйлар, ләкин берни әйтмиләр. Әтиегез чирләгән дип, кайтарып җибәргәннәрен хәтерлим. Өйгә кайт¬кач та башта әйтмәделәр. Бертуктаусыз туганнар, күршеләр кереп йөри... Күңел тыныч түгел... Аннары әйттеләр безгә - әти үлгән...
Әтинең әнисе - әби дә безнең белән яшәде. Әни белән бергә 25 ел гомер иттеләр, шуның 13 елын - әтисез. Әни өчен бик зур терәк иде әби. Безгә дә һәрвакыт күз-колак булып торды. Әле дә хәтерлим - почмакта әбинең сыек чыбыгы тора. Тыңламасак, ачула-на, шул чыбык белән куркыта... Ә без ул чыбыкны качып сындыра идек. Ике хатын-кыз безне шулай кулда тотарга тырышканнар инде... Соңрак Тубылгыда өй салдык, шунда күченергә иде исәп. Әнинең әти-әнисе дә, абыйсы да шул авылда яшиләр иде. Йорт иясез тормасын дип, әби шунда күченде. Башта кайтып йөрде, аннары төп¬ләнеп үк калды. Ул ялгыз кунмасын дип, әле беребез, әле икенчебез әби янына кунарга менәбез. Кич чыгудан тыя иде безне әни, бер дә рөхсәт итмәде. Ә без ат җигеп әби янына менәбез, өс киемнәрен дә алыштыр¬мыйбыз. Шикләнерлек урын юк, имеш. Тубылгыда әнинең энесе Фәрит абый яши иде. Аның киемнәре безгә та¬ман - киенәбез дә клубка китәбез... Әни укытучы бит. Җиткергәннәр... Шулап кич чыгып йөрсәк тә, тәр¬типсезләнеп, сугышып йөрмәдек. Әнигә кыен китерерлек булмадык...
Терлекне күп тоттык инде. Аларны ашатыр өчен печәне дә, фуражы да кирәк бит. Ярый әле ул вакытта әтине белгән колхоз рәисләре ярдәм итте. Сөйләшергә дә, сорарга да өйрәндек. Тормыш өйрәтте... Кая гына барсак та, әтине беләләр, якын итеп искә алалар иде.
Берничә ел элек Яңа Чишмә ягына бозау алырга чыгып киттек Иршат энем белән. Сапладык та, бозауларны бер абзыйның машинасына төяп, кайтырга чыктык. Сөйләшеп кит¬тек шулай. «Сез кем малайлары?» - дип сорый. Дилшатныкы, дибез... (Ниязның күзләре яшь белән тулды. - А. Ш.) «Мин сездән бер тиен дә ал¬мыйм, егетләр... Яшь белгеч булып районга эшкә кайткач, әтиегез мине фатирлы итте, аңа булган бурычымны түләп бетерә алмам», - диде. Әтинең үлгәненә 25 ел узган иде инде...
Ильяс (икенче улы):
- Нияз белән арабыз бер генә ел. Әти үлгәч, әнинең төп ярдәмчеләренә әйләндек. Җаваплылык хисе үзеннән-үзе җилкәгә менеп утыра икән ул... 12-13 яшебездә әнинең төп киңәшчеләре, тормыш алып баруда зур терәге булдык инде без. Хәзер үз улыма 12 яшь менә... Әле ул бала гына. Без шул яшьтә хуҗалыкка күпме утын, никадәр ашлык, бодай кирәген, кыш чыгар өчен күпме печән әзерлисен үзебез белеп, планлаштырып эшли идек. Үзебез барабыз, сөйләшәбез...
Әни алып кайткан әйберләрне берсүзсез кия идек. Зур булса да, кыскарак булса да, «ошамый», «нигә болай булган бу», димәдек. Булганын саклап кидек. Беркайчан да каршы дәшмәдек әнигә. Чәчебезне дә үзе ала иде: алты малайны авыл җирендә кемгә алып барасың... Атнасына утыз сәгать дәрес укыта, кичен план яза, ике төпчек энебез - итәгендә. Дәфтәр тикшерергә миңа бирә торган иде кайвакыт.
Әти исән вакытта өйдән кеше өзелмәде: гел кунакка килеп, арала¬шып йөрде дуслары. Аралашкан кешеләре дә үзе кебек көчле иде, арада җитәкчеләр дә күп... Әтине югалткач, бик азы гына дус булып калды. Рәхмәт аларга, капчан ярдәм сорап барсак та, кире борып җибәрмәделәр. Әтинең бөтен дуслары арасында иң якыны Айрат абый Әюпов иде: ул вакытта Татарстан буенча «Сельхозтехника» җитәкчесе урынбасары - безне беркайчан ярдәменнән ташламады. Үскән чакта да, студент вакытта да терәк булды. Авылга кайтмаган атнада аларга барып, ашап-эчеп, юынып китә идек. Уйлыйм да, гаҗәпләнәм: кем кеше баласын шулай каршы алып, юындырып, ашатып-эчертеп җибәрә хәзер... Ярып Айрат абый безне белә дә ди, ә хатыны өчен бөтенләй чит булганбыз бит. Үз балалары кебек якын күрделәр. Айрат абыйның ике улы белән әле дә туганнар кебек аралашып яшибез.
      Иршат (өченче улы):
- Әти үлгәндә миңа 10 яшь иде. Әллә ни белеп бетерә торган яшь булмаса да, авыр булганын хәтерлим. Әни бик көчле кеше, бирешмәде... Ул беркайчан да эчендәгесен кешегә белгертми. Безне дә борчымый... «Әни, нидер бар бит», - дим, кайва¬кыт телефон аша да хәлен сизенеп. «Юк, улым, бар да әйбәт», - ди. Бик сабыр ул безнең. Гомер буе шундый булды. Әни математика укытучысы гына түгел, минем класс җитәкчем дә иде. Өчебез мәктәпне - медальгә, ике абый - институтны кызыл дип¬ломга тәмамладылар, алтыбыз да - югары белемле. Һәр көне геройлык булгандыр әнинең: алты баланы ка¬рап бетерергә кирәк, җитмәсә, бары¬сы да - малайлар. Бер елны - берь¬юлы алты укучы, икенче бер вакыт дүрт студент укыдык. Атна азагын¬да авылга кайтабыз. Әни барыбызның да киемнәрен юып, төнлә торбага чорнап киптерә, үтүкли. Икенче көн¬не кабат Казанга озата. Бездән баш¬ка берни турында уйларга вакыты да булмаган инде аның... Әнине ачулан¬дырырга сәбәп бирмәскә тырыштык. Каеш дигән әйберне беркайчан күрсәтмәде ул безгә. Күз карашы да җитә иде... Әле дә шулай.
Әти исән чакта: «Улым, кем булырга телисең?» - дип сораса, «Конюх», - дип җавап бирә идем. Шуңа күрә атка бәйле эшләр кечкенәдән минем өстә булды - хобби кебек. Ат җигеп тирес түгү, азык алып кайту эшләрен мин башкара идем. Ир-атныкы, хатын-кызныкы дип бүлеп тору юк, бар да программага салынган кебек барды. Барыбыз да сыер сава беләбез. Әни безне хезмәт белән тәрбияләде. Башка балалар кебек урамда уйнап йөрергә вакыт та булма¬ды. Әнинең энесе Фәрит абыйны әти урынына күрдек, нинди эшкә тотынсак та, аның белән киңәшләшә идек. Яшь булсаң да, олыгайсаң да, олы кеше сүзе һәрвакыт кирәк. Ә әтине гел юксына¬быз... Әти әле дә җитми...
Илгиз (дүртенче улы):
- Әтинең вафатына бәйле вакыйга¬ларны өзек-өзек хәтерлим. Белмим, бәлки, Аллаһ минем җитлегеп бетмә¬гән психикамны шулай сакларга ты¬рышкандыр... Өйгә кешеләр җыелганны, ишек төбендә басып күзәткәнемне, ан¬нары идәндә утырып торганымны бе-ләм... Әтине өйгә кертеп, яткырып куйгач караганыбызны хәтерлим...
Әти мине аеруча якын күргән, ди¬ләр... Әнигә охшаган булгангадыр дип уйлыйм. Балачакта еш чирләгәнмен, төнлә саташа торган булганмын.
Бәлки, шуңа кызгангандыр... Үзе белән дә күп йөртә иде ул мине, эшенә алып бара иде. «Нива» машинасында арткы утыргычка басып барганымны хәтер¬лим... Әти - рульдә... Тәрәзәдән кергән җил чәчләребезне тузгыта. Әнә шул кыска гына хатирәләр әтиле балача¬гымның матур мизгелләре булып исем¬дә калган...
Әни, абыйлар янда булгач, ничек яшәрбез дигән борчулы уйларга бирелгән булмады. Өстәл артында гел бергә утырып ашарга куша иде әни. Йоклаганда да абыйлар белән бишебез бер зур караватка ятып йоклыйбыз... Әни төпчек энебез Илназ белән аерым йоклый. Ә кайвакыт без - өч төпчек малай әни белән ятабыз. Әни кулын суза да, аның кулына без башларны тезеп йоклыйбыз. Әни янына ук туры килгәнебез - иң бәхетле кеше! Шуңа күрә гел алышынып, чиратлап ята идек ул «бәхетле урынга».
Әнинең иң көчле ягы - сабырлыгы. Кызып китсәк, сабыр гына аңлата белүе бик зур хикмәт. Безгә карата һәрвакыт таләпчән булды ул. Кич чыгарга кушмый иде. Җәй көне абыйлар белән гараж өстендә йок¬лыйбыз. Әни, чыгып китмәсеннәр дип, өстебездән ишекне бикли. Ә без алдан каргаборынын әзерләп куя идек. Арткы яктан кадакларны суырып алып, ачып чыгып китәбез. Кире кайткач, яңадан кадакны бөгеп куябыз. Әнә шулай кайвакыт качып чыксак та, начар юлда йөрмәдек. Әни өчен иң кыен бала - мин булган¬мындыр... Шуңа күрә дә әни янында калырга теләдем - энеләрем укырга китеп беткәч, әнигә авыр булмасын дип, төп йортка кайттым.
Илфак (бишенче улы):
- Абыйлардан яшь аермасы зуррак булгач, без Илназ энем белән күбрәк әни янында булдык. Төпчек - төпчек инде ул, аның эше юк (көлә). Йорт эш¬ләре барысы да минем өстә - «мама Чоли» идем. Кышка салатлар да әзер¬лим, ипи дә басам, токмач та кисәм, пилмән дә бөгәм... Нияз абыйның ха¬тыны Зөһрә апа - шәһәр кызы. Абыйга кияүгә чыккач, ипи салырга, тавык йолкырга аны да өйрәткәнемне хәтер¬лим. Бервакыт ерак туганнар кайт¬ты. Әни мине мактый, бөтен эшне эшли, ди. Бик оялдым. Юып куйган керләр бар иде, шуларны чайкап куяр¬га кирәк - ваннага кереп киттем. Кер чайкап маташканда кунак апа килеп керде дә: «Керләр дә юасыңмыни әле син?!» - дип шаккатты...
Таләпчән иде безнең әни. Мине дәрес саен такта янына чыгара. Кайбер кич¬не, эшләп арыгач: «Иртәгә миннән со¬рама инде, әни», - дип үтенә идем. Барыбер сорый иде... Елаткан вакыт¬лар да булды инде әнине. Сүзгә килеп, үзара нәрсәдер бүлешә алмавыбызны да авыр күтәрде. Әнинең күз яшьләрен күрү бик кыен иде... Үзем өч бала әтисе булгач, әнинең безгә биргән тәрбиясенә сокланам. Аңа бер дә җиңел булмага¬нын хәзер генә аңлый башладым әле...
Җәй азагында маллар суеп сатабыз, әни отпускной акчаларын ала да, укырга барырга киемнәр алыр өчен Казанга китә: башта паром белән, аннары «попутка» машинасына уты¬ра... Әллә ничә зур сумка асып кайта иде. Без әнине түземсезлек белән көтеп алабыз. Алып кайткан әйбер¬ләрен идән тутырып чәчеп сала, һэрберебезгә бүлеп бирә. Бар әйберне дә яратып киябез, таман гына була иде. «Ничек башларың җитте?» - дип, әби шакката... Хәзер уйласаң исең китәрлек. Кайдан көчләр алды икән?..
Илназ (төпчек улы): - Әтине хәтерләмим... Кеше сөй¬ләгәннән генә аның образы тугандыр...
Аш бүлмәсендәге яшел суыткыч ишегендә көн саен нәрәт әзер иде безнең. Әни шулай кичтән үк иртәгә кем нәрсә эшлисен язып куя иде. Шул эшләрне эшләп көн үтә. Хәзер кайтып уйлыйм: әни гел нәрсә белән булса да мавыктырган безне. Бер буш вакыт та калмаган. Авылда яшәп, унберенче сыйныфта гына йөзәргә өй¬рәндем мин. Урамга чыгып, бушка ва¬кыт әрәм итеп йөрергә, футбол уй¬нарга вакыт юк. Иртән торгач бүген нишлим дигән сүз дә, нигә моны мин эшләргә тиеш дигән уй башка да кил¬ми. Тормышта да шулай без: максат куябыз да, шуңа таба барабыз. Алты бала, алтыбыз да югары белемле. Мин әле түләүледә укыдым. Хәзер үземнең гаиләм, ике балам бар. Кайвакыт утырам да, әнине уйлап шаккатам - пичекләр үстерде икән безне берүзе?!
Алтыбыз да таралашып беткәч, әни бер ел үзе генә яшәде. Бервакыт әнинең хәле авыраеп китте. Абыйлар белән җыелыштык та әни янына кем кайтасын уйлаштык. Илгиз абый: «Сез каршы булмасагыз, мин кайтам әни янына», - диде. Алдан ук килешеп куйдык: калырга хәл иткәнсең икән, артка юл юк, соңыннан кире уйлап йөри торган булмасын дип.
Төпчек малай булгач, мин гел әни янында идем инде... Бөтен әйберне күреп, сизеп үстем. Төрле чаклар булгандыр... Әни еласа, үзебезгә урын тапмый идек... Орышмады, сукмады. Куркытып үстермәде. Ләкин әнинең күз яшен күрү иң калын каештан, иң ачы сүзләрдән дә үтемлерәк тәэсир итте. Әле дә, көндез йокласам, куркып уяна торган гадәтем бар. Көндез йоклаганымны әни күрсә, ачулана дип, гаепле саныйм үземне...
Беркайчан да кешедән ким бул¬мадык. Ничек җиткергәндер әни акчаны?.. Дилшат Әминәгә алтын¬нар калдырып киткән дигән сүз¬ләр дә йөрде: әнинең бәрәкәтенә ышана алмаганнар, күрәсең... Күршеләр дә әҗәткә акча сорап керәләр иде әле... «Алты бала үстерүче ялгыз хатынга сорап кермәсәләр соң», - дип, әби ачулана иде. Бер елны дүрт туй үткәрде әни! Бер тапкыр да әҗәткә кермәде... Төшеп калган егетләр түгел без - әни шулай тәрбияләде. Теләсә кайсы эшкә тотынырга кушсыннар - югалып калмаячакбыз!
Әминә апага ире алтын калдырган дип сөйләүләре дөрес югыйсә... Үзеннән соң алты алтын бөртеге калдырган Дилшат абый. Әминә апа өчен көч чыганагы, җан азыгы, тормыш мәгънәсенә әйләнгән алты улы - кыйммәтле ташлар¬дан да кадерлерәк, зиннәтлерәк байлык.


Рәсемдә : Әминә Әшрапова (Анна Арахамия фотосы).

Ике фото –  гаилә архивыннан:

       Әти уллары инде алар барысы да, нәкъ әтиләре...


«Балалар дия-дия, гомер үтеп китте. Аллаһтан шуны гына сорыйм: улларым үзара гел йөрешсеннәр, аралашсыннар, бер-берсенең кадерен белеп торсыннар, дим». Сулдан-уңга: Рудаль абыйла¬ры, Нияз, Ильяс, Иршат, Әминә апа, Илгиз, Илфак, Илназ.

Чыганак: "Сөембикә" журналы


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев