Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

«Алтынчәч» балалар бакчасына йөрүчеләр төрле һөнәр ияләре эшчәнлеге белән танышты

“Һөнәр- утта янмый, суда батмый торган хәзинә” диелә татар халык мәкалендә. Һөнәргә өйрәтүне исә кече яшьтән башласак, әлбәттә, зур хәзинә диеп әйтә алабыз. Актанышның “Алтынчәч” 7 нче балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирүнең төп юнәлеше булып балаларны төрле һөнәр ияләре, аларның эш урыннары, һөнәр ияләренең башкарган хезмәте, эш кораллары, һөнәрләрнең җәмгыятьтәге файдасы белән таныштыру тора.

Әлеге юнәлешне еллык эшкә максат итеп куеп,  зурлар төркемендә ата-аналар белән берлектә җыелыш, консультация, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр оештырылды.  Һәр әти-әни үз һөнәрләре турында фото-видеосюжетлар әзерләргә теләк белдерделәр.  Балалар белән исә эшчәнлекләрдә    һөнәр ияләре турында әңгәмәләр, әдәби әсәрләр уку, шигырьләр ятлау,  рәсемләү, видео-аудио язмалар карау-тыңлау оештырылды. Уен вакытларында   рольле-сюжетлы уеннар аша, сабыйлар үзләре үк төрле һөнәр иясе булып уйныйлар.

 Балалар белән уку елы башыннан Актанышның төрле оешмаларына экскурсияга барып, теге яки бу һөнәр иясе (музей хезмәткәре, лектор-экскурсовод, янгын сүндерүче, китапханәче, тракторчы, комбайнчы, пешекче-кондитер, эретеп ябыштыручы, электрик, полиция хезмәткәре) белән якыннан танышып кайту, балаларда сөйләп бетерә алмаслык кичерешләр тудырды. Һәр һөнәрнең дә файдасын, аны башкарган кешеләрнең нинди сыйфатларга ия булуын, эш барышында нинди эш кораллар куллануларын үз күзләре белән күреп, аларны тотып,  хәтта  өлкәннәр ярдәме белән эшне башкарып карау - балаларда  әлеге һөнәр иясенә карата җылы, уңай тәэсир калдыргандыр дип ышанам.

Киләчәктә исә, балаларыбызга  “Кем булырга?” дигән сорауга  җавапны озак уйларга туры килмәс, дип уйлыйм.

МБМББУ “Гомуми үсеш бирүче Актаныш 7 нче балалар бакчасы” тәрбиячесе Галимова Рима Николай кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев