Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Ана бөек исем, нәрсә җитә ана булуга: Бүген район мәдәният хезмәткәрләре Әниләр бәйрәменә багышлап концерт куйды

Әниләр бәйрәме алдыннан районыбызның бик күп мәгариф учреждениеләрендә, хезмәт коллективларында күркәм затларыбызны хөрмәтләү кичәләре узды. Әлеге бәйрәмнәрне бүген район мәдәният сараенда узган районкүләм бәйрәм тантанасы йомгаклый.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов залда утыручы барлык әниләрне- күпбалалы аналарны,

ятимнәрне сыендырып тәрбияләүче шәфкатьле затларны,

улларын, тормыш юлдашларын яу кырына озаткан сабыр хатын-кызларны бәйрәм белән котлап, "Сезнең алда башымны иям", диде:

- Кадерле әниләребез, апаларыбыз, әбекәйләребез! Сезне иң матур бәйрәмнәрнең берсе- Әниләр көне белән тәбрик итәм. Юкка гына "Җәннәт-әниләрнең аяк астында" дип  әйтмәгәннәр. Әниләрнең хәер-фатихасы, ризалыгы булмаса, тормышта яшәү авыр булыр иде.

Назга, мәхәббәткә сусаган ятим балаларны канат астына алган күпбалалы әниләргә, әтиләргә зур рәхмәт. Яу кырындагы солдатларның әниләренә, батыр ирләрен көтеп яшәүче хатыннарга да рәхмәтемне белдерәм. Батыр уллар үстергән аналар алдында башымны иям. Барыбызның теләге бер- бу сугышлар тәмамланып, дөньялар тынычланып, бергәләп, матур итеп яшәргә язсын!- диде Ленар Рафак улы.

Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов Күҗәкә авылыннан биш бала анасы Илсөяр Әбүдәр кызы Фазлыкаева белән Яңа Балтач авылыннан шулай ук биш бала анасы Гөлфия Вазыйхҗан кызы Бакировага

"Ана даны-Материнская слава" медален тапшырды.

Әниләр көненә багышланган тантана балалар сәнгать мәктәбенә йөрүче яшь талантларыбыз һәм район мәдәният сарае хезмәткәрләре катнашында әниләргә мәдхия укучы пролог өлеше белән башланып китте.

Әниләрне хөрмәтләү, кадерләү кызыл җеп булып бер-бер артлы сәхнә күренешләре аша күрсәтелде.

Тамашачылар "Агыйдел" Дәүләт җыр һәм бию ансамбле башкаруында "Сөн буе татарлары биюе" , "Ак инеш" ансамбленең чыгышларын

алкышларга күмде. Кызлары белән Сирина Исламова , Лилия Хөсәенова , Резеда Шәйдуллина һәм башка артистларыбызның җырларын да яратып кабул иттеләр. Алып баручылар Рәфидә Наҗарова белән Нур Хөсәеновның иң изге, иң якты теләкләре апа-әбекәйләрнең, ханымнарның күңелләрен иркәләде, алга таба яшьнәп яшәргә өндәү буларак яңгырады. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев