Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Ата-ана баласыннан ничек укыдың дип түгел, нәрсә ашадың дип сорый

Сезнең улыгыз я кызыгыз ашар алдыннан дога укыймы, я булмаса тәгам җыйганнан соң дога кыламы? Ә менә Иске Байсар мәктәбе ашханәсендә ризыкланган һәр бала көн саен “Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим...”дип авызына кашык китерә.

Иске Байсар мәктәбе коридоры буйлап ашханәгә якынлашкан саен яңа пешкән аш-су исе борыннарны кытыклый.

Залга үтүгә бары соклану хисе уяна. Һәр тарафта яктылык, чисталык, зәвыкле мохит хөкем сөрә. Өстәлләргә матур ашъяулыклар җәелгән. Салфет кәгазьләре дә үзенчәлекле төрелгән.

Иң мөһим әйбер, күңел кылын зеңләткәне- һәр ашау өстәлендә изге дога сүзләре, открытканың икенче ягында ашау әдәбе кагыйдәләре. Директор Рамил Сәлахов:

“Өстәлгә куелгач, бала бүген булмаса, иртәгә бу сүзләрне укыячак. 9 ай буена карап утыра-утыра ятлап бетерә ул аны. Ә бала чакта өйрәнгән гомер буена җитә ул”, ди минем нинди сорау бирәсемне абайлап. 


ИСКЕ БАЙСАРДА БОТКА АШЫЙ БЕЛӘЛӘР


Шул арада беренче сыйныфлар ашханәгә уза. Укучылар җентекләп кулларын сабын белән юып, үз сөлгеләренә сөртенгәч кенә өстәл янына килә.

Пөхтә киемле, битлек-перчатка кигән пешекче апа тиз генә өстеннән буы күтәрелгән боткалар өләшеп чыкты. Шикләнеп күзәтүебез юкка булган. Иске Байсар укучылары ботка ашарга өйрәнгән бит: кайбер балалар кебек кашык белән актарып утырмадылар, ялт-йолт итеп тәлинкәләр чистара торды. Бер кызкай өстәмә дә алып ашады әле. Баланы алдап буламы соң? Тәмле түгел икән, сабыйлар ризыкка якын да килми.


-    Мәктәптә ике тапкыр туклану оештырылган. Иртәнге ашка ботка, чәй, бер телем ипи бирелә, көнлек иртәнге аш 16 сумны тәшкил итә. Көндезге аш исә башлангыч сыйныф укучыларына 53 сум 41 тиеннән, югары сыйныф укучыларына 40 сум 50 тиеннән әзерләнә, югары сыйныф укучыларына 8 сумны дәүләт субсидияли, калган сумманы ата-аналар түли. 
Әти-әниләр ашатудан канәгать, айлык түләү 800-850 сум тирәсе чыга, бала авырса, башка сәбәп белән укырга килмәсә, акча чикерелә. Башлангыч сыйныф укучылары бушлай ашый, дип ашханә эшчәнлеге белән таныштыра Рамил Җәмигънур улы.

АШХАНӘ ИГАНӘЧЕЛӘР ЯРДӘМЕ БЕЛӘН ЯҢАРГАН

      Ашханә якты төсләргә буялган, милли бизәкле рәсемнәр белән бизәлгән. Директор Рамил Сәлахов район басмаханәсендә эшләтеп алган мондый яңалыкны. Ашханәнең матди- техник базасы көн таләпләренә җавап бирә. Бу уңайдан иганәчеләргә рәхмәтле коллектив. Мәктәпне яңа уку елына әзерләгәндә “Ташкын” хуҗалыгы 90 мең сум акча белән ярдәм иткән. 30 мең сумына ашханәне төзекләндерәләр, 40 мең сумына мәктәп остаханәсенә кирәк-яраклар сатып алганнар. 
“Теплосервис” оешмасы самавыр бүләк иткән. 

АТА-АНАЛАР БЕЗНЕ ҺӘРЧАК КОНТРОЛЬДӘ ТОТА

Бу ярдәмнәр турында 1 ел буена пешекче булып эшләгән Гөлсинә Бәширова да сөенеп сөйләде безгә. Гөлсинә апа кулдашы Айнур Кәшбиева белән көн саен 55 балага ризык әзерлиләр. Пешекчеләрне укучылар да, укытучылар да бик хөрмәт итә. Ризыкны тәмле һәм сыйфатлы әзерләү генә түгел, өстәлләрне дә матур итеп сервировкалыйлар. Укучылар белән ягымлы итеп сөйләшәләр, балаларны яратулары әллә каян сизелеп тора ак халатлы апаларның:

-    Сыйфатлы, дөрес туклану балалар сәламәтлеге дигән сүз ул. Һәр ата-ана баласы мәктәптән кайту белән ничек укыдың дип сорамый, нәрсә ашаттылар дип сорый. Әти-әни баласының нәрсә ашаганын өйдә дә тикшереп тора, туклануга бер ата-ана да битараф түгел. Шулай ук мәктәпкә дә ата-аналар комитеты еш килә. Ризыкны ашап карыйлар, махсус журналда фикерләрен язалар. алардан бер дә тәнкыйть ишеткәнебез юк.


-     Балалар кайсы ризыкны яратып ашый, Гөлсинә апа, ярымфабрикаттан пешерелгәненме, әллә үзегез пешергәннеме?
-    -Төрле бала төрлечә ашый. Кемдер ярымфабрикат котлетларны ярата, кемгәдер без пешергән өй ризыгы кирәк. 

 

ИСКЕ БАЙСАР УКУЧЫЛАРЫ «ИҢ ЯХШЫ АВЫЛ МӘКТӘБЕ АШХАНӘСЕ»НДӘ ТУКЛАНА


Мәктәп ашханәсендә ризык бала санынча пешерелә. Иртән һәр сыйныфтан дежур бала ашханәгә кереп ничә бала ашаячагын хәбәр итә. 1 сентябрьдән бердәм меню системасы гамәлгә кергәннән соң, ярымфабрикат ризыкларга дүшәмбе көнне заявка бирелә, сишәмбе инде продукция килә. Балаларга төрледән-төрле ризык белән бергә яшелчә, җиләк-җимеш килеп кенә тора. Шулай ук Алабугадан хәләл ит китерелә. 
           Иске Байсар мәктәбе ашханәсе үзенең эш тәҗрибәсен республика күләмендә дә уртаклаша. Әле кичә генә Рәсәйкүләм «Иң яхшы мәктәп ашханәсе 2021» конкурсының республика этабында, «Иң яхшы авыл мәктәбе ашханәсе» номинациясендә катнашу өчен документларын, материалларын комиссия хозурына юллаганнар. Уңышлар телибез үзегезгә!

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев