Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Авыл җирлеге башлыгын ришвәт алуда арадашчылык өчен хөкем итәчәкләр

Тикшерү фаразлары буенча 2017 елның май-июнь айларында Казанда Биектау районының бер авыл җирлеге башлыгы армиядән качып калырга теләгән гражданнан 130 мең сум акча алган. Бу акчаларны алар хәрби хезмәттән азат иткән өчен хәрби комиссариат хезмәткәренә тапшырырга тиеш булган.

Авыл җирлеге башлыгы акчаны үзенең танышына биргән,  ул кеше бу акчаларны хәрби комиссариат хезмәткәренә тапшырырга тиеш булган. Ләкин зур сумманы үз кесәсенә салган.


Җирлек башлыгына ришвәт алуда "Арадашчылык өчен" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ул үз гаебен тулысынча таный,   читкә чыкмау турында кул куйган. 

Җинаять эше  Казанның Совет районы судына тапшырылган. Арадашчыга карата эш аерым производствода тикшерелә, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев