Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Авылыңа тап төшермим дисәң: Күпләп алкоголь сатылган авылда яшьләр правасыз машина йөрткән

25 форма-киңәшмәдә төп чыгыш ясаучы район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева хокук бозулар, янгыннар һәм җирлекләрдә алкоголь сатылу дәрәҗәсе турында таныштырды.

             Авыл җирлекләрендә гыйнвар аенда 15 хокук бозу теркәлгән. Аеруча Пучы һәм Иске Байсар җирлекләрендә законны санга сукмау очрагы арткан- гыйнвар аенда 4 очрак теркәлгән. Актанышбаш белән Кировта икешәр, Кәзкәй, Аеш, Аккүз җирлекләрендә берәр тәртип бозу булган.
               Күҗәкә, Түке, Уразай җирлекләрендә янгын чыккан.
               

             Гыйнвар аенда Актаныш районында яшәүченең һәрберсе 1,3 литр спиртлы эчемлек кулланган. Иске Айман, Усы, Кәзкәй авыл җирлекләрендә эчүчеләр бөтенләй юк- бу авылларда алкоголь сатылмый. Димәк, рейтингта да шулай чагыла. Алкогольне иң күп кулланучылар Пучыда- җан башына 1, 87 литр туры килә. Аннан кала Киров- 1, 69 литр, Такталачыкта 1,26 литр. 
 

               25 форма-киңәшмәгә ZUUM аша кушылган Пучы авыл башлыгы Нияз Нуретдинов авылда спиртлы эчемлекләр күп сатылуның берничә  сәбәбен атады. Бердән, күрше-тирәдәге спиртлы эчемлекләр сатылмый торган исемлектәге авылларда яшәүчеләр Пучыга килеп аракы сатып алуларын дәвам итә. Икенчедән, юл өстендәге Пучы кибетләрендә М-7 трассасы аша йөрүче узгынчылар да, “Әнәк” агрофирмасының кошчылык фабрикасында эшләүчеләр дә еш күренә. Кибет тотучылар да моны кат-кат раслый- читтән килгәннәр каты эчемлекләрне иң күп алучылар.
 

           Бәлки бу сәбәпләр белән килешеп тә булыр иде. Әмма бер вакыйга күпләп алкоголь сатылу мәсьәләсенә кире әйләнеп кайтырга мәҗбүр итте. Пучы мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы эчкән хәлдә руль артына утырган көенә хокук сакчылары тарафыннан тоткарлана. Җитмәсә, егеткәйнең машина йөртү таныклыгы да юк икән. Нәкъ шундый очрак технология техникумында укучы студент белән дә килеп чыга.
 

-    Бу район өчен гадәттән тыш хәл. Уку йортына барырга, укучы, ата-ана, укытучылар белән бу хәлне тикшерергә, сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Пучыдагы спиртлы эчемлекләр сатылуны да контрольгә алыгыз, Актанышта да бу сан ул кадәр түгел бит, - дип, район җитәкчеләренә күрсәтмә бирде район башлыгы Энгель Фәттахов.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев