Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

АЙЗАТ ШАКИРОВ: Төп максат –юл хәрәкәтендәге куркынычсызлыкны булдыру

- Мәктәп автобусларына без иң кадерле кешеләрне-балаларны утыртып, шоферлар кулына аларның гомерләрен тапшырабыз. Мәктәп автобусында бернинди кимчелек булмаска тиеш,- ди Актаныш автортранспорт предприятиесе җитәкчесе Айзат Шакиров .

Бүгенге ЮХИДИ идарәсе инспекторлары тикшерүенә кадәр автопарктагы автобуслар  оешма җитәкчелеге, инженер-механиклар тарафыннан карап-барлап чыгылган.  Автобусларның навигация системасы, тохографларның төгәл эшләвенә ныклы игътибар юнәлтелгән.  

     Тәртипле машина йөртүчеләр генә мәктәп автобусына утыра ала, шофер исеменә административ хокук бозулар булмаска тиеш.  Мәктәп автобусын йөртүченең “Д” категориясен алганнан соң, шоферлык стажы өч елдан да ким булмавы төп таләпләрнең берсе.       Мәктәп автобусларына елга ике тапкыр техник карау(техосмотр) үткәрелә. Кимчелекләр булса шунда ук төзәтелә. 


          Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мәктәп автобуслары белән тәэмин ителеш бик яхшы оештырылган. Автобуслар 2018 һәм 2020 елгылар. Узган уку елында Актаныш районына 7 автобус кайткан. Быел тагын бер автобус яңартылачак.

        Мәктәп автобуслары маршрутлары артуга таба. Пучы мәктәбе маршруты, мәсәлән, яңа маршрут. Ләкин әлегә бу автобусны йөртергә машина йөртүче юк –шофер кирәк. 


             Автобустагы балалар иминлеге өчен мәктәп җитәкчелеге җавап бирә. Еш кына мәктәптән автобуста балаларны озатучы педагог булмый. Балалар тиктормалар, юлда нәрсә булмас, юлны карап барган руль артындагы шофер абый гына автобуста тәртип урнаштыра алмый- бусы мәгариф идарәсенә җитди кисәтү.


          ЮХИДИ инспекторлары мәктәп автобусларын туктатып тикшергәндә балаларга тәртип бозган, кагыйдәләрне үтәмәгән өчен штрафка тартылган. Әгәр салонда озатучы-педагог балаларны барласа, мондый күңелсез очракларга юл куелмас иде.


 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев