Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

БАЛА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР МӘКТӘП БУСАГАСЫН АТЛАП КЕРГӘНДӘ ҮЗЕН БӘХЕТЛЕ ХИС ИТӘРГӘ ТИЕШ!

Җәйге каникулларның ике ае узып та китте. Мәктәпкә әзерләнә торган айга- августка аяк бастык. Әти-әниләрнең иң мәшәкатьле чоры- мәктәп формалары, сумка, дәфтәр, альбомнар, башка кирәк-яраклар өчен шактый сумма чыгарып салырга кирәк.

«Мәктәпкә әзерләнергә булыш!” акциясе республикада ундүртенче тапкыр уздырыла, нәкъ менә акча кереме аз булган гаиләләргә ярдәм йөзеннән оештырыла. Быел райондагы 292 бала мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керәчәк. Аларның 11е аз керемле гаиләдә, 2 бала опека гаиләсендә, 21 бала күпбалалалы гаиләдә тәрбияләнә. Физик мөмкинлекләре чикле балалар саны икәү. Шулай итеп районда беренче сыйныфка баручы 37 бала ярдәмгә мохтаҗ дип табылган. 
         «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!” акциясе беренче сыйныфка укырга баручыларга гына түгел, ә 2 сыйныфтан 11 сыйныфка кадәр булган, ярдәмгә мохтаҗ һәр балага ярдәм итүне күздә тота. Акция 26 августка кадәр дәвам итә.  
         Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова “Мәктәпкә баручы һәр бала мәктәпкә аяк басканда үзен кирәкле һәм бәхетле итеп хис итәргә тиеш.

Аларның үз-үзенә ышанычын һәм дөньяга карашын без формалаштырабыз»,-  диде журналистлар белән аралашканда. 

Реклама

          "Игелек үзәге" җитәкчесе Дәния Касыймова оешма-предприятие җитәкчеләрен, эшмәкәрләрне, мөмкинлеге булган башка райондашларны әлеге акциягә кушылырга өндәде.


        2 августтан 6 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларга һәм төп гомумбелем бирү программасы буенча укучы 18 яшьтән 23 яшькәчә физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга 10000 сум күләмендә ярдәм акчасы күчә башлады. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев