Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Балалар күз яше таммасын

25 форма-киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева 2021 елда 2020 ел белән чагыштырганда авыл җирлекләрендә хокук бозуларның артуын әйтте.

                 Тәртипсез тормыш рәвеше алып барган гаиләләрнең артуы да саф татар төбәген бер дә бизәми. 2022 елга аяк баскач, гыйнвар аенда 9 бала приютка җибәрелгән. Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе рәисе Ләйсән Нурлыева бу саннарны үтә дә борчылу белән белдерде. Чөнки бу сан 2021 елда 7 булган. 
             Авыр гаиләләргә авыл җирлеге башлыгы, җәмәгатьчелек органнары тарафыннан контроль җитми. “Ниндидер коточкыч ситуация булгач кына безгә хәбәр итәсез. Бу гаиләләрдә тәртип бозу алданрак ук сизелә башлагандыр бит. Вакытында бергәләп тотынсак, аяныч хәлләрне булдырмый калыр идек!”,-диде чыгыш ясаучы. 
               Аккүз авылындагы бер гаиләдә ир эчеп кайтып буза куптара, бер көнне ир кеше хатынын хастаханәгә эләгерлек итеп кыйный. 12 яшьлек малай, 6 яшьлек кыз приютка озатыла. Ана кешенең сәламәтлеге бик начар, балалар ананыж хәле яхшырганчыга кадәр приютта торырга мәҗбүр. 
Шушыңа охшаш хәл Әтәс җирлегендә дә булган. Ана кеше балаларын карамыйча Чаллы шәһәренә “яңа” гаилә корып маташа, соңыннан үз янына балаларын алдыра. Мәктәп яшендә булсалар да укырга урнаштырылмаганнар. Шулай ук балаларны кыйнау фактларын тикшерү бара. 2 баланы Әтәскә, әтисе  янына алып кайталар. Ләкин ата кеше ышанычны акламый, тавышланып  балалар тынычлыгын бозу турында авыл башлыгы районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенә хәбәр итә. Хәзер балалар приютта. Ата кешегә эчкечелектән дәвалануга барырга кушылган, өйдә тәртип урнаштыру таләбе куела, чөнки  өйдә пычрак, ашарга юк.
                     Авыл башлыгы Эльвира Насыйрованың әйтүенә караганда, балаларның авылга, әтиләре янына кайтасылары килә. Районның социаль яклау бүлеге башлыгы  Гөлназ Хуҗахмәтова балаларның тормышы өчен приютта кулай, тамаклары тук, өсләре чиста булуын әйтте.  
                      Аеш җирлегендә дә бар мондый “танылган” гаилә. 3 кыз бала тәрбияләүче гаиләгә дә шешәдәге елан хуҗа. Иске Кормаш, Богады, Киров, Актанышбаш авылларында да хәлләр мактанырлык түгел. 
               

 -    Бу гаиләләрне күздән ычкындырмагыз, кирәк икән район җитәкчелеге белән урыннарга чыгыгыз. Балалар белән бер-бер хәл килеп чыкмасын,- диде киңәшмәдә катнашкан район башлыгы Энгель Фәттахов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев