Актаныш

Балалары 1 нче сыйныфка баручы әти-әниләрдән гаризалар кабул итү башлана

Мәктәпкә язылу ике өлештән торачак.

          Беренчесе, мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче гаиләләргә һәм өстенлеккә ия булучыларга кагыла. Алар 1 апрельдән 30 июньгә кадәр гариза тапшырырга тиеш. Икенчесе, мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәмәүчеләр өчен. Андыйларга гаризаны 1 июльдән тапшырырга кирәк. Урыннар калган очракта бала шул мәктәптә укый алачак. Кабул итү буш урыннар беткәнче, 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: