Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

"Баламны үлемнән алып калырга ярдәм итегез!"

Учалы районында яшәүче 10 яшьлек малай берничә көндә караваттан тора алмаслык хәлгә җиткән.

Учалы районында яшәүче малай берничә көндә караваттан тора алмаслык хәлгә җиткән. Бу коточкыч хәл шимбә көнне башланган. 10 яшьлек Алмас Шәрәфетдинов тезен кырдырган.

Кичкә малайның башы әйләнә башлаган, кулларында, аякларында кызыл таплар пәйда булган. Алмасны әнисе такси белән авылдан 20 чакрым ераклыкта урнашкан Учалыга алып киткән.  

Дәваханәдә чиратта торганда бала косып интегә. Алмастан анализлар алып, хирургиягә салалар, ә соңрак педиатрия бүлегенә күчерәләр. Әнисе Лира әйтүенчә, бала сызлануларга түзә алмый кычкыра башлагач, аңа авыртуны басучы препаратлар кадыйлар. Әлеге вакытта малайның тән температурасы 38. Ул көч-хәл белән генә хәрәкәтләнә ала.  

Дәваханәдә билгеләүләренчә, баланың хәле яхшырган, ул бүген Уфага китереләчәк. Шул ук вакытта, малайның туганнары медицина хезмәткәрләренең балага вакытлы, тиешле ярдәм итмәүләре турында әйтә. Баланың туганы белдерүенчә, хәтта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында да алар белән дорфа сөйләшкәннәр.

Алмасның хәле турында без дә кызыксынып торачакбыз.

 

Мәгълүмат ПроУфу.ру сайтыннан алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев