Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Банкларны һәм түләү системаларын мошенниклыктан саклау өчен барлык акча күчерүләрне тикшерергә мәҗбүр итүче законның тиздән үз көченә керүе турында

Россия Президенты тарафыннан «Милли түләү системасы турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында 2023 елның 24 июлендәге 369-ФЗ номерлы Федераль законга кул куелды.


Клиентларның ризалыгыннан башка Россия банкы базасында булган җинаятьчеләрнең счетларына күчерелгән акчалар кире кайтарылачак. Яңа закон "Милли түләү системасы турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертә һәм банк счетларыннан акча урлауга каршы тору механизмын камилләштерүгә юнәлдерелгән. Документ банкларны акчаларын исәптән төшергәнче, алдау билгеләре булу-булмавына барлык акча күчерүләрен тикшерергә мәҗбүр итә, шул исәптән Россия Федерациясе Үзәк банкының санкцияләнмәгән күчерүләр очраклары һәм омтылышлары турында мәгълүмат базасы белән чагыштыруны да. Әгәр акча шикле счетларга күчерелсә яки операция үзе шик тудырса, банк мондый күчерүләрне яки операцияләрне 2 көнгә туктата алачак. Клиент ризалыгы булса да.
Моннан тыш, хәзер банклар алдакчыга дистанцион хезмәт күрсәтүне Россия Эчке эшләр министрлыгыннан кузгатылган җинаять эше турында мәгълүмат яки җинаятьләр турында гаризаларны һәм хәбәрләрне исәпкә алу китабында язмалар булганда сүндерергә тиеш булачак. Бу бурычларны санга сукмаган банкларга кешеләргә урланган акчаны кире кайтарырга туры киләчәк.

Закон рәсми рәвештә басылып чыккан көннән соң бер ел узгач үз көченә керә.
Сайтта басылган көне: 24.07.2023.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 
Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев