Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бары бер җавап: “Безгә шалтыратыгыз!”

Актаныштагы күп фатирлы йортлар, оешмалар бу сезоннан, үзәктән җылыту системасыннан өзелеп, ике контурлы газ казаннары белән җылытыла башлады.

Газ җиһазларын кертү, урнаштыру шактый кыйммәткә төшкәнлектән, кешеләрдә ул башта ук шактый ризасызлыклар уяткан иде. Әмма шулай булуга карамастан, бу казаннар урнаштырылды.

Шуннан соң, халыкта моның буенча сораулар тагын да артты. Узган атнада әлеге сорауларга җавап алырга теләп, һәр йортның җаваплы кешеләре район хакимияте бинасының утырышлар залына җыйналды. Сөйләшүне район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев алып барды. Сорауларга җавапны Татарстан республикасы газификация, энергия саклау технологияләре, һәм үсеш фонды инженерлык челтәрләре белгече Зөлфәт Гыймадиев, "Татрегионсервис” ҖЧҖ баш инженеры Рамил Вафин, әлеге оешма белгече Рәмзия Мохтарова бирде.

Без әлеге сорау, җавапларны гомумиләштереп, сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

-Ни өчен газ казаннары бик нык тавыш белән эшли?

- Берничә ел элек санлы гына йортларга Кореяда җитештерелгән Силтек дигән газ казаннары урнаштырылды. Быел йортларга 1200 данәдә шул ук Кореяда җитештерелгән KITURAMI газаннары куелды. Алар барысы да бер төрле. Башка районнарда бу казаннар буенча зарланмыйлар. Әгәр алар нык тавышлы икән, һәркемнең фатирына барып, карап, тикшерергә кирәк була. Шуның өчен безгә хәбәргә чыгыгыз.

-Газ казаннары еш сүнә. Кешесен өч тапкыр чакырдым. Өчесендә дә насосы эшләми иде. Аның эчендәге частен лимонный кислотага салып юдыргач кына, бераз эшләп китте.

-Насослар буенча сезнең районда гына шундый хәл. Мөгаен, сездә су катыдыр. Кемнең насосы янып чыга, гарантия буенча алар алыштырылачак. Гарантия вакыты ике ел.

-Әлеге газ казанын урнаштыргач, фатир суык, җылынмый.

-Андый очракта безгә хәбәргә чыгыгыз. Бәлки газ барып җитмидер. Бәлки газ казанында җитешсезлек бардыр. Аны да карыйбыз. Әгәр газ казаны төзек булмаса, гарантия вакыты буенча яңага алыштырылачак.

-Әлеге җылыту алымына күчкәч, подъездлар суык.

-Подъездларга газ җиһазлары урнаштырырга рөхсәт ителми. Әгәр дә подъездны җылытырга кирәк булса, аңа электр җылыткычы куеп була. Бу очракта электрга түләнә торган ОДН суммасы артачак.

-Плитәдә әйбер пешерсәң дә сигнализаторлары кычкыра. Аны сүндереп куярга ярыймы?

-Юк, ярамый. Яңа газ казаннары урнаштырылгач, күбегез фатирга ремонт ясады. Әлеге сигнализаторлар химия исен дә сизә. Үзегез күбекле су ярдәмендә газ чыгып тормавын да тикшерә аласыз. Әгәр сигнализаторлар каты итеп кычкыра икән, кичекмәстән, безнең хезмәткәрләргә хәбәргә чыгарга кирәк.

-Каз казанының басымы төшә һәм газ сүнә.

-Басым тик торганнан төшәргә тиеш түгел. Торбалар эчендәге су югалса гына басым төшә. Шуның өчен иң элек су тамып торган урыннары юкмы икәнлеген тикшерү өчен торбаларның тоташкан урыннарын карап чыгарга кирәк.

Сораулар бер-бер артлы ява торды. Чыннан да, яңа газ казаннарына өйрәнү өлкән буын кешеләре, бигрәк тә ялгыз яшәүче әби-бабайлар өчен авыр. Ә җиһаз дигәнең сорап тормый, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чыгымчыларга мөмкин. Бу очракта бер генә юл кала, газ хезмәтенә шалтырату. Үзләре дә һәр сорауга, безгә шалтыратыгыз, диләр. Аларның телефон номерлары килешү кәгазендә күрсәтелгән. Сөйләшү барышында газга түләү квитанцияләрендәге бәяләрнең артык зур булуыннан да зарландылар.

Анысына җитәкчеләр бер системадан икенчесенә күчкән вакытта шулай килеп чыккандыр дип аңлатма бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев