Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

"Башак" хуҗалыгы хезмәтчәннәре «Татарстан Республикасының иң яхшы ирекле янгын сагы бүлекчәсе" конкурсында катнашача

     «Татарстан Республикасының иң яхшы ирекле янгын сагы бүлекчәсе" конкурсы Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыятенең 130 еллыгы, шулай ук Россия Дәүләт янгын күзәтчелеге оешуга 95 ел тулу уңаеннан үткәрелә.

        Әлеге республикакүләм чара 8 июль көнне Татарстанның Биектау районында узачак. "Башак" хуҗалыгы хезмәтчәннәре- ирекле янгын сүндерүчеләр Рамил Зәкиев белән Рамил Закиров белән Рамил Зәкиев республика районнарыннан килгән 45 команда арасында районыбыз данын яклаячак. 
           Масштаблы ярышлардан тыш, бәйрәмдә парашютчылар һәм почетлы каравыл роталары күрсәтмә чыгышлары, җирле артистлар концертын булачак, футбол һәм волейбол турнирлары узачак, шулай ук янгын сүндерү машиналары күргәзмәсе фонында истәлеккә фотографиягә төшәргә мөмкин .

                 Ә ярыш кысаларында командалар вакытка каршылыклар полосасын кичәчәк, зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтәчәк һәм «боевка» киячәкләр. Райондашларыбызга бәйгедә сынатмыйча җиңеп кайтуларын телибез.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев