Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Башкортстанда 1 сентябрь көнне алкоголь сату тыела

Белем көнендә Башкортстанда исерткеч эчемлекләр сату тыела.

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыены — Корылтай рәисе Константин Толкачев Башкортстан халкына 1 сентябрьнең алкогольсез көн булачагын искәрткән.

Бу көнне республиканың барлык территориясендә исерткеч эчемлекләр сату тыела, дип яза «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

«Сабантуй һәм Яшьләр көнен алкогольсез уздыру халыкның мондый тыюларга тыныч каравын күрсәтте. Әлеге чара иҗтимагый тәртипне сакларга ярдәм итә», — дип белдергән Константин Толкачев.

«Башкортстан Республикасында этил спиртын һәм составында спирт булган эчемлекләрне җитештерү һәм кулланыш өлкәсендәге эшчәнлекне көйләү һәм алкоголь продкуциясен куллануны тыю турында»гы законга керткән үзгәрешләр нигезендә «Соңгы кыңгырау», Яшьләр көне (27 июнь), Белем көне (1 сентябрь), Сабантуй һәм яңа ел каникулларында алкоголь сатуга тыюлар кертелә, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев