Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфика Абдуллинаны РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Яңа ел белән котлады

«Бердәм Россия” сәяси партиясе “Яңа ел белән, ветеран!” акциясен башлап җибәрде.

         Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина бүген әлеге акция кысаларында Күҗәкә авылында яшәүче 97 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфика Абдуллина белән очрашты. 

Әлфия Гомәр кызы Бөек Ватан сугышы ветеранын якынлашып килүче Яңа 2022 ел белән тәбрикләде, “Бердәм Россия” партиясе әзерләгән күчтәнәчләрне тапшырды.

Шулай ук депутат үз исеменнән матурлап эшләнгән исемле чынаяк бүләк итте. Нурфика апа мондый игътибарга олы рәхмәтен белдерде. Районыбызда Бөек Ватан сугышы ветераннарының саны хәзер дистәгә дә тулмый, ә хатын-кыз ветераннардан бары Нурфика апа гына исән-сау. 

Минзәлә медицина училищесында укыган кызны 1943 елның 5 сентябрендә хәрби хезмәткә алалар. Шулай итеп Нурфика Казанның 5868 нче эвакуация госпиталендә сугыш кырыннан кайткан яралы солдатларны дәвалый башлый. 
Сугыштан соң Нурфика Абдуллинаны Актаныш районы Күҗәкә авылына эшкә билгелиләр. Азнакай кызы шул көннән башлап Күҗәкәдә яши. Биредә гаилә кора,ире белән балалар, оныклар үстерә. Гомер буе шушы төбәк кешеләренә медицина хезмәте күрсәтә. Халык арасында Нурфика Абдулла кызы табиб, киңәшче, юл күрсәтүче, үрнәк хатын- кыз буларак абруй казана. Лаеклы ялга чыккач та ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәрне бусагадан кире бормый, һөнәренә тугры кала. 

Бүгенге котлау тантанасында күренекле райондашыбызны бәйрәм белән котларга “Бердәм Россия” партиясенең Актаныш районы җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Илшат Вахитов, “Бердәм Россия” партиясенең Актаныш районы җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Зәһинә Исламова да килеп изге теләкләрен юлладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев