Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

БЕЗ СОРАДЫК – СЕЗ ҖАВАП БИРДЕГЕЗ: Берәүләр өши, икенчеләр пешә, ә урамда кыш җитә...

Без “Көннәр суытты. Йортларыгызда җылылык җитәрлекме?” дигән сораштыру үткәрдек.

Әле кары күренмәсә дә, кышка кереп бару үзен сиздерә башлады. Көннәр суыту белән беррәттән кайберәүләрдән йортларда да салкын булуы хакында зарлар ишетелеп тора. 

Безнең яңалыкларны даими күзәтеп баручы интернет-дусларыбыздан без нәкъ менә шул хакта белештек: “Көннәр суытты. Йортларыгызда җылылык җитәрлекме?” дигән сораштыру үткәрдек. 

Сораштыруда катнашкан 58%тан артык райондашыбыз йортларында шәхси җылыту системасы булу сәбәпле салкыннарны бар дип тә белми. Андыйларга, чыннан да, бик уңайлы: телисең икән – газыңны иң югары күрсәткечкә куй, теләмисең икән – салкынчарак булсын. Иң мөһиме: шәхси җылыту системасына ия булучылар йортларындагы температураны үзләре контрольдә тота. Берәүне дә сүгәсе түгел!

17% райондашыбызның өендә җылылык бар, әмма ул җитәрлек дәрәҗәдә түгел икән. Җитәрлек булмавы сизелгәч, чыннан да проблема бардыр.

14%тан артык тавыш бирүче өйләрендә бик җылы булуын искәртеп, җылылык бирүчеләргә рәхмәтләрен җиткергән. Рәхмәт сүзләрен ишетү безнең үзебезгә дә бик рәхмәт. Йортларны җылытучылар тагын да ныграк сөенгәндер, мөгаен!

Ә менә 10%ка якын райондашыбыз йортларга бирелгән җылылыктан, гомумән, канәгать түгел икән. Алар авырып бетүдән зарлана. 

Менә шулай, дуслар, берәүләр җылыга кинанә, икенчеләр өйдә дә өшеп йөри. Сәбәпләре нидә икән? 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев