Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Без үзара салым акчасына яшибез: Яңа Әлем авылының Юрий Гагарин урамына халык акчасына юл салына

2022 елда Яңа Әлем авыл җирлегендә яшәүчеләрдән җыелган үзара салым акчасына башкарылган эшләр күз алдында. Юллар да төзекләндерелә, акрынлап су проблемасы да хәл ителә. Татарстан Республикасы хөкүмәте халыктан җыелган акчаларны дүрт тапкырга арттыргач, авылга күләмле генә акчалар кайта.

             Хәзерге вакытта Яңа Әлем авылының Юрий Гагарин урамына юл салу эшләре бара.

         

  Юл салуны аукционда отып чыккан ИТК оешмасы төзүчеләре башкара. Төзүчеләр урамга, технология кушканча, башта ком түшәгәннәр, ком өстенә таш-щебень салганнар. Яңгыр сулары агарга канаулар да калдырыла. Башкарыласы эшләрнең күләме 420 метрны тәшкил итә.

Акчага салганда, 1 млн 200 мең сумлык эш башкарыла. Шунысы урынлы борчу уята- бәяләр арту аркасында азрак күләмдә эш башкарырга туры килә.

Реклама

 

         

Авылның гомуми юллар озынлыгы шактый зур. “Барлык урамнарны да берьюлы  төзекләндерү мөмкин түгел”,-ди авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова. Шуңа күрә ел саен аерым бер урамны юллы итү максат итеп куела. Дилбәр Миркасыйм кызы әлеге вазыйфага билгеләнгәннән соң Әлем юлларына акрынлап каты өслек түшәлеп бетеп килә. Кыскасы, яңгыр яуса урамда батып ятмалы түгел хәзер. 


           Үзара салым акчасының калган 500 мең сумы җирлектә су проблемасын хәл итүгә тотыла. Иске Әлем авылына зур чан урнаштырылачак. Авыл урамнарындагы урам утларын яңарту-баганаларга лампочкалар кую да шушы акчадан, 44 мең сумлык яктырткычлар куелган инде. Үзара салым акчасыннан зиратлар чистарту, авыл бәйрәмнәре үткәрүгә дә өлеш чыгарганнар.  


-    Без үзара салым акчасына яшибез. Быел халык үзара салым акчасын актив түләде. 18 яше тулган һәр кешедән 500 сум җыйдык. Бу акчаларны максатчан кулланачакбыз,- ди Дилбәр Әнвәрова.

 


-    Без үзара салым акчасын түләмичә калганыбыз юк. Үзара салым акчаларына нинди эш башкарылганын, Дилбәрнең ничек тырышканын авыл халкы күреп тора. Безнең сазлык урамына да шушындый юл салынгач, “Молодец!”, кына диябез,- дип фикерләре белән уртаклашты Юрий Гагарин урамында яшәүче Рафак Гаялетдинов. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев