Актаныш

БЕЗНЕҢ КУЛЛАНМА-ИНСТУКЦИЯ: Цифрлы телевидение нәрсә ул? Аңа ничек күчәргә? – без моны гади итеп аңлатабыз!

Актаныш районында да тулысынча цифрлы телевидениегә күчүнең ни өчен кирәк икәнен һәм ничек башкарылуын аңламаучылар шактый. Шуңа күрә дә әлеге язма сезгә һичшиксез файдалы булачак.

 Агымдагы елның 14 октябреннән  Татарстан  телевидение “аналогы” белән хушлашачак.  Ягъни аналог телевидение гамәлдән чыгып, аның урынын цифрлы телевидение  алачак. 

Телевизор күрсәтәме – күрсәтә дип уйлаучылар, билгеле, чор яңалыгының кайсы ягы белән отышлы икәнен аңлап та бетермәскә мөмкин. Гомумән, Актаныш районында да тулысынча цифрлы телевидениегә күчүнең ни өчен кирәк икәнен һәм ничек башкарылуын аңламаучылар шактый. 

Шуңа күрә дә әлеге язма аша яңалыкка күпмедер әзер торырсыз дигән ышанычта калабыз. 

Беренче чиратта, аналог телевидение белән цифрлы телевидениенең аермасын аңлау мөһим. “Аналог телевидение” – ул телевизион тапшыруларны өйдәге яки урамдагы антенна ярдәмендә карау дигән сүз.  Хәтерләсәгез, элеккеге чорда иң яхшы дигән телевизорлар да 3-4 каналны гына күрсәтә иде. Өстәвенә, каналны күчергәч, сыйфатын яхшырту өчен урам яктагы антеннаны борырга туры килгән чаклар да еш булды. Бу эш сигналны яхшырак тоту максатыннан эшләнде. Тора-бара бу антенналар  камилләште. Әмма хәзерге прогресс заманында алар юк дәрәҗәсендә. Аналог телетапшырулар карауны исә  телевизорларда һәр каналның логотибы янәшәсенә куелган “А” хәрефе генә күрсәтә. 

Татарстан Радиотелевизион тапшырулар үзәгендә билгеләп үтүләренчә, “аналог”ны алга таба үстерү техник һәм икътисади яктан отышлы түгел. Тагын шунысы да бар, аналоглы телевидение зур ешлык ресурсы таләп итә. 

Шуңа күрә дә аналог телевидениене хәзер цифрлысы алыштыра.  Шунысы игътибарга лаек,  цифрлы телевидениенең сыйфаты күпкә югары: сурәтендәге һәм  тавышындагы аерманы сез һичшиксез тоячаксыз. Хәер,  телевизорны “Триколор” спутник антенналары яки IP-телевидение (“Летай”) аша караучылар инде шактый вакыт цифрлы телевидение эпохасына аяк баскан. Андыйлар цифрлы телевидение  мөмкинлекләрен бәяләп өлгерде инде. 

ИГЪТИБАР:  Цифрлы телевидение ташыруларына күчү кабель челтәреннән, спутниклы телевидениедән, IP телевидениедән  файдаланучыларга, шулай ук экраннарында “А” хәрефе булмаган телевизор ияләренә кагылмый. Бу очракта цифрлы телевидениегә күчү үзеннән-үзе башкарыла.

14 октябрьдән  исә  бөтен кеше дә цифрлы телевидение карау бәхетенә ия булачак. Моның өчен йортыгыздагы телевизорда “DVB-Т2” цифрлы стандарты булу шарт.  Әгәр дә сез телевизорыгызны соңгы өч  елда яңарткан булсагыз, бу стандарт анда һичшиксез бар, барлык кирәкле җайланмалар (ресивер) җиһазның корпусына ук урнаштырылган. Бу очракта тапшыруларны цифрлы форматта карау өчен аны көйләргә генә кирәк булачак. 

БЕЗНЕҢ КИҢӘШ: Телевизорның DVB-Т2 цифрлы стандартта эшләвен ике төрле ысул белән белеп була:
1.  Телевизорның паспортында DVB-Т2 язылган булырга тиеш. Әгәр дә ахырда 2 саны булмаса (DVB-Т гына) бу телевизор  цифрлы тапшыруларны күрсәтмәячәк.
2. Интернетта  эзләү юлында телевизор маркасын язарга һәм килеп чыккан биттә  “характеристика” төймәсенә басып “прием сигнала”  пунктын карарга. Әгәр бу телевизор цифрлы телевидение ташыруларын күрсәтсә, анда DVB-T/T2 MPEG4 дип язылырга тиеш.

Әгәр дә  инде сезнең телевизорыгыз  шактый “өлкәнәйгән” булса, ягъни 2013 елга кадәр чыккан яссы модельле телевизор икән, аларда көйләнелгән цифрлы ресивер булмаска да мөмкин.

Ә инде менә иске, кинескоплы телевизор аналогларыннан  цифрлы телевидениене  махсус приставкадан башка карап булмаячак. Приставка махсус кибетләрдә һәм почта бүлекчәләрендә сатыла. Ул антеннага, антенна телевизорга  тоташтырыла һәм приставканы әлеге тоташтыру аша кушканнан соң, андагы “автоматик эзләү” төймәсенә басасы гына кала. Шул ук вакытта телевизорны AV режимына күчерергә кирәк (бу төймә ТВ пультында бар). Шуннан соң приставка булган каналларны сканерлый һәм сез цифрлы телевидение карый алачаксыз. 

Билгеле, Актаныш районында да приставкаларны мөстәкыйль тоташтыра алмаучылар булачак. Андыйларга ярдәмгә бу юнәлештә махсус күнекмәләр алган  волонтерлар киләчәк дип ышандыралар. 
 

Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: