Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Безнең репортаж: «Бүләк» аланында тәүге агым ачылды

«Бүләк»тә җәйге ял файдалы узачак.

Бу җәйне әлеге алан тәрбияләнүчеләре озак искә төшерәчәк. Балаларны сәламәтләндерү лагерендә әллә ничә юнәлеш буенча кызыклы формада ял оештырылган. Алан "Алдынгылар хәрәкәте«нә багышлануы белән дә игътибарга лаек. Илебезнең төрле төбәкләреннән — Мәскәү, Ырымбур, Иҗау, Удмуртия, Төмән һәм Курган якларыннан балалар килгән. Шул исәптән Курган өлкәсендә янгын нәтиҗәсендә көлгә калган Йолдыз авылыннан да 30 бала биредә ике агым буена ял итүе планлаштырыла. Барлыгы аланда 125 бала ял итә. Арча педагогия көллиятеннән 10 әйдаман да — музыкаль белгечлеккә укый икән.


Агым башлануы белән балаларны һәм әйдаманнарны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Татарстан Республикасысының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республикакүләм -«Яңарыш» фонды директоры Зөлфия Сөнгәтуллина, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директоры Венера Хаева-Хәмәтҗанова кайнар сәламләделәр, изге теләкләрен җиткерделәр, балаларның рәхәтләнеп милли мохиттә ял итүләрен теләделәр. 

Беренче агым 18 июньгә тиклем дәвам итәчәк. Бик кызыклы, төрле экспедицияләр, туган телне өйрәнү кебек уеннар, мастер-класслар белән күңелле булачак.


Курган ягының Йолдыз авылыннан килгән балалар янында туган тел укытучылары, биология һәм химия мөгаллимәсе Гөлфия Җәмәлетдин кызы Сәфәргалиева да бар. 
Ул Татарстан Хөкүмәтенә, Бөтендөнья татар когрессына чиксез рәхмәтлекләрен әйтә, Йолдызда бары тик бер урамны гына ут телләре кагылмаган... Мәктәп биналарында әлегә вакытлыча авыл халкы да яшәп торган. 
Балалар белән дә аралашып алдык, күбесе саф, камиллек белән татар телендә сөйләшергә өйрәнергә тели. Алан күңелләренә хуш килгән, йөзләрендә шатлык чаткылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев