Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүген Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов район журналистлары белән очрашты

Энгель Нәвап улы 2021 елга йомгак ясап, елның авыр килүен билгеләп узды.

          Коронавирус  чигенә барса да, күп райондашларыбыз авыруга дучар булып, сәламәтлеген югалтты, 85 райондашыбыз әлеге заман чиреннән вафат булды. 
        Икенче борчуга салган проблема- елның коры килүе, авыл хуҗалыгы тармагы шул сәбәпле олы кризис кичерде. Шулай булуга карамастан, продуrция җитештерүдә рентабельлелек сакланды. Авыл хуҗалыгы берләшмәләре хезмәтчәннәре уртак хезмәт нәтиҗәсендә көн саен районда 200 тонна сөт җитештерә. Ит продукциясе сату да артуга таба. Халыкка быелгы уңыштан җитәрлек күләмдә икмәк бирелде. Хуҗалыклар нигездә кышлык азык белән тәэмин ителде, кайбер авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә сусыл азыкка кытлык бар.
          2021 елда районда 700 млрд сумлык төзелеш эшләре башкарылды. Агрегат заводы, икмәк кабул итү предприятиесе, үзмәшгульлек, шәхси торак төзелешендә күрсәткечләр артуга таба.   
         Район башлыгы Энгель Фәттахов “Татмедиа” АҖ “Актаныш-информ” филиалы журналистларының сорауларына җавап бирде. Башкарган хезмәтләре өчен олы рәхмәтен белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев