Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүген Актаныш районы җитәкчеләрен чыгыш ясарга өйрәттеләр

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов җитәкчеләргә мастер-класс үткәрү кирәклеген күтәреп чыккан иде. Марат Готыф улы тәкъдиме белән Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре районнарга чыгып “Сөйләм теле һәм чыгыш ясау сәнгате” дип аталган татарча мастер-класслар оештыра башлады.

Бүген мастер-класс 39нчы районда- Актаныш районында уза. Чарада район башлыгы Энгель Фәттахов, башкарма комитет җитәкчелеге, мәктәп директорлары, бакча мөдирләре катнаша.

Реклама

Чыгыш ясаучы материалны белергә, ләкин фикерне тыңлаучыларга аңлата алмаска мөмкин. Чыгыш ясауның үзенең законнары бар, ул– зур сәнгать, аңа әзерләнергә кирәк. Бүгенге сөйләмгә өйрәтүнең максаты- җитәкчеләрне
 текст язарга, чыгыш ясарга өйрәтү, сөйләмдә булган кимчелекләрдән котылу юлларын күрсәтү.  Сөйләм теленә төшендерүче педагоглар җитәкчеләр белән актерлык  осталыгы, сүз белән хәрәкәт итү  буенча тренинглар да үткәрәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев