Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүген Актанышта РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин эшлекле сәфәрдә

РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин белән берлектә район Советы рәисе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илшат Габделхәев гражданнарны кабул итте.

Рөстәм Галиулла улына районның спорт  җитәкчелеге  мөрәҗәгатьләрен җиткерде.

"Лачын" боз-спорт сараена яңа боз өслеге салу көн кадагында. Шулай ук боз өслеген тигезли торган автомашина кирәк.  Рөстәм Кәлимуллин 
әлеге проблемаларны чишү юлларын күрсәтте, ТР Спорт министрлыгы җитәкчелеге белән элемтәгә чыгып, программага кертү турында сөйләште.

"Батыр" спорткомплексында 12 төрдәге спорт сыйныфлары эшли. Спорткомплексның үзәктән читтә булуы укучыларга йөрергә авырлык тудыра. "Батыр" спорткомплексы җитәкчесе Әнвәр Гафуров депутаттан автобус булдыру буенча мөрәҗәгатен җиткерде.

Россиядә игълан ителгән күп сандагы "Милли проект" программаларында катнашу 
мөмкинлекләре турында да сөйләшү булды. 

Рөстәм Кәлимуллин Актанышның боз сараенда фигуралы шуу буенча сыйныф оештырырга кирәк дигән тәкъдимен әйтте. 

-  Чөнки Актаныш мәдәният-сәнгать төбәге, бар дөньяга танылган биючеләр ягы, театр сәнгате гөрли сездә. Спорт белән мәдәниятне уртак иткән фигуралы шуу Актаныш та зур үсеш алачак,- диде Рөстәм Галиулла улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев