Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүген архивта солдат хатларын укыдык

Хәтер һәм кайгы көнендә район архив бүлеге фронттан килгән хатларны уку оештырды. Архив фондында сугышның үзәгеннән райондашларга атап язылган хатлар дистәләгән.

Аларның барысы да да туган якта, тылда калган әткәй-әнкәйләрне, гаиләне, балаларны кайгырту , сагынө, дошманга нәфрәт хисләре ярылып ята. Безнең район солдатлары киләчәктә немец илбасарларын җиңүгә өметләрен беркайчан да җуймаган. Авылдагыларны “Без дошманны җиңәчәкбез! Безне көтегез!”-дип рухландырган алар үзләре язган хатларны. Хатның кырыйларына бизәкләп чәчәкләр төшерелгәннәре дә бар. Ничәмә ничә еллар үтсә дә рәсемнәр үз төсен җуймаган, кара белән язылган җөмләләр, сүзләр барысы да аңлашыла.
Солдат хатлары белән “Яшьлек» яшьләр үзәге директоры , икенче санлы мәктәп укучысы Камилә Сәлимгәрәева һәм Актаныш радиосы дикторы Фәния Рәшитова укып таныштырды.
Архив җитәкчесе Айгөл Галимҗанова райондашларга гаилә документлары арасында фронт хатлары саклана калса, архивка китерүләрен сорады. Сугышта катнашкан бабаларыгыз, әтиләрегезнең кулъязмалары, фотолары Россия һәм Татарстан архив фондына теркәлә, кадерле кешеләрегезнең батырлыгы турында үзегез генә түгел, ил күләмендә дә беләчәкләр. Архивта балалар белән күпсанлы очрашулар оештырыла, әлеге материаллар яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә аеруча кыйммәткә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев