Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүген Батырлар көне: Искә алыйк, онытмыйк, яңа батырлар тәрбиялик!

Һәр төбәк, һәр ил тыныч хезмәттә, изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән геройлары белән горурлана. Аларны баш иеп хөрмәтләү, зурлап искә алу максатында махсус даталар яки көннәр билгеләнә. Мисалга, Россиядә 2007 елның 9 декабре Ватан геройлары көне буларак гамәлгә кереп китте.

          Актаныш районы Советлар Союзы Геройлары- Баян Дәүләтов, Хәсән Заманов, Николай Орлов (Гатаулла Минаев), Гомәр Һадимөхәммәтовның, Социалистик Хезмәт Геройлары- Сәгыйрь Гыйльманов, Зөфәр Иманов, Госман Латыйпов, Александр Сальников, Хезмәт Герое Мирсәет Ардуановның туып-үскән җире, батырлыкка юл башы. 
        Россиянең иң олы бүләген- Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеменә 2017 елда якташыбыз, Татарстан Республикасының Беренче президенты Минтимер Шәймиев лаек булды.

        Батырлар көнен бәйрәм итү традициясен кире кайтару – ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, ә Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтләү дә. Искә алыйк, онытмыйк, исемнәрен киләчәк буынга тапшырыйк, яңа батырлар тәрбиялик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев