Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүген Әбиләр һәм бабайлар көне: Райондашыбыз Вәзилә Чинаева, "Оныклар үстерәбез"

Оныклар үстерәбез

Оныклар әби-бабайны
Нигә соң бик ярата?
Игътибарлы булган өчен,
Оныкларга карата.

Вакытлары да җитәрлек,
Эшкә ашыгасы юк.
Балаларын үстергәннәр,
Тәҗрибәләре дә күп.

Китап укырга иренеп,
Йокларга яткырмыйлар.
Рольгә кереп, ләззәтләнеп,
Ашыкмыйча укыйлар.

Алар белән табигатьтә
Ял итүләре рәхәт.
Тизрәк өйгә кайту өчен,
Эзләмиләр мең сәбәп.

Реклама

Сорауларга ашыкмыйча
Төгәл җавап бирәләр,
Вакыт юкка сылтамыйлар,
Сине аңлый беләләр.

Сереңне дә сөйләп була
Әби белән бабайга.
Якын кешеләр кадерле
Кызга  да, малайга да.

Вәзилә Чинаева.Актаныш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X