Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүген Пучыда өй туе: Тантаналы төстә авыл җирлеге Башкарма комитетының яңа бинасы ачылды(фотолар)

Пучы җирле җитәкчелеген, авыл халкын өй туе белән котларга Татарстан Республикасы Җирле үзидарәләр ассоцияциясе җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин килде.

Моңа кадәр Пучы Башкарма комитеты Нур Баян исемендәге хуҗалык идарәсе белән өйдәш булып 1974 нче елда төзелгән бинада яшәде. Инде менә бүген җирле җитәкчелек авыл халкын яңа, заманча төзелгән, интернет челтәре үткәрелгән, компьютерлар белән җиһазландырылган яңа бинада кабул итә башлаячак. 
       

 -    Пучы авылы яңа бинага бик тә лаек. Җирлектә соңгы елларда бик күп эләр эшләнде. Биредәге халык ике зур авыл хуҗалыгы берләшмәсендә: Нур Баян исемендәге хуҗалыкта һәм “Әнәк” агрофирмасында хезмәт куя. Хәзер Пучы, Әнәк авыллары туристик үзәккә әйләнде. ТР Беренче президенты, якташыбыз Минтимер Шәймиевкә багышланган мәйданда, күренекле шәхесебезнең бюсты янына, “Бабайда кунакта” ял паркында, музейда милләттәшләребез генә түгел, төрле төбәкләрдә яшәүчеләр еш кунак. Сезгә яңа бинада эшегездә уңышлар телибез. Төзүчеләргә сыйфатлы, матур, җылы бинаны сафка бастырган өчен зур рәхмәт,- дип, бәйрәм белән котлады Энгель Фәттахов.

 

                 Энгель Нәвап улы бинаны төзегән “ПМК” оешмасы җитәкчесе асыл Шәяхмәтовка үзенең рәхмәт хатын тапшырды. 
            Татарстан Республикасы Җирле үзидарәләр ассоцияциясе җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин республика программаларының Татарстанда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшыртуда мөһим роль уйнавын билгеләп үтте:

 

-     4 ноябрь- Халыклар бердәмлеге һәм 6 ноябрь- Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан Актаныш районында мондый тантаналарда катнашу туган республикабыз белән горурлык хисләре уята. 1990 еллардан башлап республикада бик күп социаль программалар эшли: газлаштыру, "Тузган торак",  авылара юллар төзү, мәктәп, балалар бакчалары, ФАПлар төзү, “Безнең ишегалды”  программасы кысаларында авылларыбыз, район үзәкләре искиткеч зур үзгәрешләр кичерә.   2017 елдан гамәлгә кергән Җирле үзидарә биналарын төзү һәм төзекләндерү программасы буенча республикада 56 бина сафка басты, 21 бинага капиталь ремонт ясалды. Актанышта да әлеге программа акрынлап үз җимешләрен бирә: районда 2 авыл җирлегендә яңа бина төзелде, 4 бина капиталь төзекләндерелде. 
 

 

        Әгъзам Гобәйдулла улы Пучы авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуретдиновка  ТР җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдәге казанышлары һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне уңышлы хәл итүе, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Мактау кәгазе тапшырды. 
        Нияз Зәйнетдин улы  республика, район җитәкчелегенә авылның социаль-икътисадый йөзен яхшыртудагы ярдәмнәре өчен олы рәхмәтен әйтте. 
         Озак еллар Пучыдагы картлар һәм инвалидлар йортын җитәкләгән Зөлфирә Исламова исә үз чыгышында Актанышка килгән кунакларны иң элек пучылылар каршылавын искәртте, авылга күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев