Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүген район башлыгының Чыршы бәйрәмендә район мәктәпләренең 100 иң яхшы укучысы хөрмәтләнде

Район башлыгының Чыршы бәйрәмен уздыру урыны итеп "Адымнар-Актаныш" күптелле гимназиясе юкка гына сайланмаган.

    Авыл мәктәпләре укучыларына республиканың иң заманча белем бирү йортын, биредәге мөмкинлекләрне үз күзләре белән күреп, танышу өчен менә дигән мөмкинлек бу. Район башлыгы Энгель Фәттахов балаларның һәрберсенең кулын кысып статуэтка һәм тәмле күчтәнәчләр тулы каплар  тапшырды, укучыларны тырышып укырга, районда балалар өчен булдырылган барлык шартлардан файдаланып сәләтләрен үстерергә чакырды. Тантанада катнашкан мәктәп директорларына быел республикакүләм август киңәшмәсен уздыруда куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Чыршы бәйрәмендә хөрмәтләнгән укучылар үзебезнең район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән "Көлбикә" әкиятен карады.


Ашханәдә тәмле сыйлар белән сыйланганнан соң укучылар Актанышның Үзәк чыршысы янында театральләштерелгән тамашада катнашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев