Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүген район Советының чираттагы утырышында 2021 елга йомгак ясалды

Актанышта бүген тагын зур вакыйгаларның берсе- Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда район Советының дүртенче чакырылыш 17 утырышы узды. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов районның 2021 елдагы социаль-икътисади эшчәнлегенә йомгак ясады.

         2021 ел район өчен тарихи ел булып истә кала. Татарстан җитәкчелегенең зур ярдәме белән республикада дүртенче, район җирлегендә беренче булып төзелгән күп телле мәктәп файдалануга тапшырылды. Актанышта республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Мари халкы мәдәниятенең “Семык” республика фестивален оештырылды.

           Районда коронавирус пандемиясе авырлыклар тудырса да дәүләт программалары уңышлы эшләвен дәвам итте.  

-    Быел авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр өчен табигать шартлары уңай булмаса да, игенчеләребез үзләренә тапшырылган бурычларны зур җаваплылык белән үтәделәр, тырышлык үрнәге күрсәттеләр. Сәнәгать тармагында, сәламәтлек саклау өлкәсендә, мәгариф, мәдәнияттә, гомумән, һәр тармакта куйган максатларга ирешә алдык- , дип белдерде Энгель Фәттахов.


                  Сессия эшендә Пучы авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуретдинов, “Актаныш” агрофирмасы директоры Рамил Вәлиев, район башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе урынбасары Сирина Шәехова чыгыш ясап үз эшчәнлекләре турында таныштырганнан соң кайбер мәсьәләләрне хәл итүдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаровтан ярдәм сорадылар. 
               Марат Азат улы үз чыгышында бу сорауларны исә алынуын билгеләп үтте. Республикада гамәлгә ашырылган проект-программаларның Актаныш районында үтәлеше буенча анализ ясады.  Район халкының хезмәттәге уңышларына югары бәя бирде,  2021 нче Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елындагы хезмәтләре өчен олы рәхмәтен белдерде.   
         Утырыш ахырында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм казанышлары өчен райондашларыбызга мәртәбәле исемнәр һәм хөкүмәт бүләкләре тапшырылды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев