Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүген - социаль яклау хезмәткәрләре көне!

Хөрмәтле халыкны социаль яклау хезмәткәрләре һәм бу тармакта эшләп чыккан ветераннар! Бүгенге һөнәри бәйрәмегез – социаль хезмәткәрләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.

                Сезнең хезмәт ел саен кирәкле һәм әһәмиятлерәк була бара, чөнки Сез үз хезмәтегез белән өлкән яшьтәгеләрнең гомер көзен бизисез, җылылык өләшәсез һәм социаль ятимнәргә, инвалидлар һәм күпбалалы гаиләләргә билгеле бер ярдәм күрсәтәсез.

                  Сез кешеләр язмышына игътибарыгыз һәм ваемсыз калмавыгыз, шатлык-кайгыларны уртаклашуыгыз, авыр минутларда ярдәмгә килергә әзер булуыгыз өчен районда яшәүчеләрнең зур хөрмәтенә һәм рәхмәтенә лаек. Шушы бәйрәм көнендә чын күңелдән авыр, әмма кешеләр өчен кирәкле хезмәтегездә уңышлар, Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек телибез.

Фотода 2021 елда социаль хезмәткәрләрнең район башлыгы Энгель Фәттахов белән очрашу мизгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев