Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бөек Җиңүгә 79 ел: Актанышта зур әзерлек чаралары бара

Районыбызда Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышлап күптөрле чаралар уза.

Көн саен Җиңү паркы каршында Актанышның беренче һәм икенче мәктәпләре, технология техникумы, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат , кадет мәктәбе, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлеге, РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге хезмәткәрләре 9 майда парадта строй белән йөрү күнекмәләрен өйрәнә. Райондашларыбызның хәрбиләрчә тантаналы атлап мәйданнан  үтүе Җиңү бәйрәменең иң тәэсирле мизгелләренең берсе ул.

6 май көнне район социаль яклау бүлеге "Сугыш чоры" кичәсе оештырачак.

7 майда балалар һәм яшьләргә "Яшьлек" яшьләр үзәге хәрби-патриотик темага кинофильмнар   күрсәтеп, әңгәмәләр үткәрәчәк.  Ә "Форпост" яшьләр үзәге 8 майда "Сугыш чоры балалары" интерактив чарасына чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев