Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

БОГАДЫ ЕГЕТЕН ХӘРБИ ХЕЗМӘТКӘ ОЗАТТЫЛАР: Районнан 50 гә якын егеткә армиягә чакыру килгән

Богады авыл мәдәният йорты коллективы авылның иң уңган, актив авыл яшьләренең берсе- Илгизәр Нурлыевны хәрби хезмәткә озату кичәсе оештырды.

              Илгизәр белән тагын 5 райондашыбыз 25 октябрь иртәсендә солдат хезмәтен үтәргә китте. Хәзер алар Казандагы хәрби җыенда әзерлек уза.
              Хәрби комиссариатлар көзге чакырылыш кампаниясен башлап җибәрде. 29-30 октябрь көннәрендә дә район авылларында армиягә озату кичәләре гөрләячәк. Актаныш егетләре Калининградтан алып Владивостокка кадәр илнең бөтен территориясендә: коры җир, һава-десант һәм һава-космик гаскәрләрдә, хәрби-диңгез флотында хезмәт итәргә алына.
                Кайбер еллардагыча мәктәп эскәмиясеннән үк егетләрне хәрби хезмәткә алып киткән очраклар хәзер күзәтелми. Нигездә, техникум, югары уку йорты тәмамлаган яшьләр солдат итеген кия. 

 

-    Кызганыч, армиядән качып йөрү очраклары бездә дә бар. Ләкин без бу затларның эзенә тиз төшәбез, 2020 елда бер райондаш административ җаваплылыкка тартылды, 15 мең сум штраф түләде. Быел да безнең чакыруга җавап бирмәгән, ил алдындагы изге бурычын үтәргә теләмәгән 3-4 кешенең исемлеге билгеле. Бу бер дә безне бизәми. Хикмәт җәзага тартуда түгел, димәк, без рухи һәм физик өлгергән шәхесләр тәрбияли алмаганбыз дигән сүз бит бу,- дип аңлатма бирде район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев