Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

БУ МӨҺИМ: Машина йөртү таныклыгы алу өчен кагыйдәләр үзгәрә

11 гыйнварда Русиядә машина йөртү хокукы алуны көйләүче карар проекты норматив-хокукый актлар порталында урнаштырылды.

Яңа кагыйдәләр буенча, гадәттәге “мәйданчык” һәм “шәһәр”гә бүленешне бердәм имтихан алыштырачак.

Кандидатларны сынау, элекккечә, беренчел йөртү күнекмәләрен тикшерүдән башланачак. Ул “ябык” мәйданчыкларда, автодромнарда, каты өслекле һәм җәяүлеләр хәрәкәте өчен чикләнгән территорияләрдә узачак.

Аннан соң, машина йөртүчегә кандидат, шәһәр хәрәкәте шартларында, сул як һәм уң як борылыш ясап, җәяүлеләрне уздырып, тигез булмаган юлларда йөреп күрсәтергә тиеш булачак.

Тимер юл аша чыгу, көйләнә торган юл чатын узу, ике һәм аннан да күбрәк полосалы юлда хәрәкәт итү кебек күнегүләр мәҗбүри булмаячак.

Моннан тыш, автомәктәп укытучысы автомобильдә имтихан бирүче янында утыра алмаячак.

 

Реклама

чыганак: https://tatar-today.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев