Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бу юлы Яңа ел каникуллары 9 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк

31 нче декабрь эшләми торган ял көне булачак.

РФ Хөкүмәте 2022 елга эш календарен раслады, бу хакта Министрлар Кабинетының рәсми Telegram-каналына сылтама белән «Российская газета» яза. 

1 һәм 2 гыйнвар (шимбә һәм якшәмбе) ял көннәре 3 һәм 10 майга күчерелә. Эшләүчеләр өчен яңа ел каникуллары бу юлы 31 декабрьдә башлана һәм 9 гыйнварда тәмамлана. Ә май аенда озын яллар ике тапкыр булачак: 30 апрельдән 3 майга кадәр һәм 7-10 майда. Шулай итеп Россиялеләр дүртәр көн ял итәчәк.

8 Март бәйрәмендә дә озын ял көннәре көтә, монысында өч көн. 

Реклама

Россиялеләр өчен 2022 елда производство календаре нигезендә ял көннәре түбәндәгечә:
– 2021 елның 31 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр;
- 23 февраль;
- 6-8 март;
– 30 апрельдән 3 майга кадәр;
–7-10 май;
– 11-13 июнь;
– 4-6 ноябрь.

Татарстанда яшәүчеләргә тагын ял көннәре өстләчәк, чөнки безнең үзебезнең дә республика бәйрәмнәре бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X