Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш районы машина йөртүчеләре “Тоннель “ операциясендә имтихан тотты (фото һәм видео)

Гыйнвар аеның гадәти эш атнасы районыбыз машина йөртүчеләре өчен имтиханнан башланды- барысы өчен дә түгел, әлбәттә. Актаныш авылының төп юл артериясе булган Ленин проспекты һәм Вахитов урамында хокук сакчылары “Тоннель“ операциясе уздырды.

                 Иртәнге 6.00 сәгатьтә башланган исерек машина йөртүчеләрне ачыклау операциясе ике сәгать дәвам итте. РФ Эчке эшләр министрлыгының шәхси составы, участок полициясе һәм юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре- барысы өч экипаж катнашында дистәләгән  машина йөртүче тикшерелде.

                  Туктатылган автомобиль хуҗаларының һәм пассажирларның иң беренче чиратта иминлек каешы эләктерелүе игътибарга алынды. Транспорт документлары, йөртү таныклыгы, иминиятләштерү полисы каралды. “Тоннель» операциясе кысаларында хокук сакчылары алкотестер ярдәмендә машина йөртүчеләрнең организмындагы алкоголь күләмен үлчәделәр.

Хәзерге кануннар нигезендә (КоАП 12.8 маддәсенә төзәтмә кертелгәннән соң) автомобиль йөртүче авыз куышлыгыннан өргән һавада алкогольнең күләме 0.16 мг/л дан артмаска тиеш.

-    2022 елда Актаныш районында исерек автомобиль йөртүчеләр катнашында тән җәрәхәтенә китергән һәм үлем очрагы булган 5 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Моннан тыш исерек машина йөртүчеләр аркасында 13 юл-транспорт һәлакәтендә райондашларыбызның матди байлыгы- автомобильләргә механик зыян килде. “Тоннель” операциясе нәкъ тә шушындый очракларны булдырмау һәм исерек хәлдә автомобиль йөртүчеләрне профилактикалау максатыннан оештырылды, - диде операциядә үзе дә катнашкан район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренат Шәмсиев. 


        Операция вакытында очрашудан файдаланып районның баш ЮХИДИ инспекторы белән әңгәмә корып алдык.


-    Ренат Радикович, ни өчен операцияне үткәрү урыны итеп шушы урамнарны сайладыгыз? Әллә юл һәлакәтләре биредә еш буламы?


-    Авария еш була торган урынны билгеләүнең үз критерийлары бар. Аллага шөкер, Актанышта андый куркыныч урыннарны атап булмый. Әмма куркыныч саналган участокларны күздән ычкындырмыйбыз. Ленин проспектының 11 йорты, 70 нче йорт тирәләре иминлек түбән участоклар санала.  Бүген “Тоннель» операциясе уза торган Ленин проспектының 106 йорт каршы һәм Вахитов урамнарыннан бик күп юлчылар үтә. Шулай ук биредә җәяүлеләр иң күп йөрүчән. Без җәяүлеләр белән дә профилактика эшләре алып барырга тиешбез. 

 


-    Ел башланды гына, сез инде исерек хәлдә машина йөртүчеләрне тоткарлагансыз.


-    Әйе, ел башыннан алты машина йөртүче хокук сакчылары тарафыннан тоткарланды. Аларның берсе, Актаныш авылында яшәүче граждан эчкән хәлдә руль артына кабат утырып җинаять җаваплылыгына тартылачак. Хәзерге вакытта дознание органнары тарафыннан аңа карата эш алып барыла.


  - Машина йөртүчеләргә бу очракларда нинди җәза каралган?


-    Хәзерге законнар нигезендә исерек машина йөртүчеләр 1, 5 елдан 2 елга кадәр автомобиль йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә. Шулай ук бу җавапсыз затларга 30 мең сум күләмендә административ штраф каралган. Инспекторлар тарафыннан эчкән хәлдә кабат тоткарланучылар  җинаять җаваплылыгына тартылачак.


-    Алкотестердан тикшерелергә теләмәгән машина йөртүчеләр дә очрыймы?


-    Әйе, андыйлар белән дә очрашканыбыз бар, без ирексезләп өрдертә алмыйбыз. Алкотестердан баш тартучылар өчен административ җәза каралган. 
    

   

- Кайберәүләр алкотестерның чисталыгына шик белдерә.
  

 

-    Һәр тикшерү очрагы өчен безнең хезмәткәрләр өр-яңа, чиста тестерлар кулланыла.  


-    Тормыш булгач, бәйрәмнәр дә булмый тормый. Машина йөртүчеләр алкогольле эчемлекләр кулланганнан соң күпме вакыт үткәч юлга чыга ала?


- Монда аерым гына күрсәтмә юк, һәр кешенең организмы төрлечә. Бәйрәмнәрдә үзеңне кулда тотарга, контрольгә алырга, чама хисен югалтмаска кирәк. Хәзерге вакытта алкотестер алкоголь күләмен 0.16 мг/л дан артык күрсәтсә, бу граждан исереклек халәтендә дип атала. 
 

              "Тоннель" операциясе бүгенгә тәмам.

Аның нәтиҗәләре тиздән әзер булачак. Бу хата алдагы язмаларыбызда таныштырачакбыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев