Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүген районыбызда Татарстан президенты йөкләмәсе буенча гражданнар оборонасы чаралары уза (фото һәм видео)

Бүген, 9 ноябрьдә Россия Федерациясе президенты Владимир Путинның карары нигезендә Россия субъектларында гражданнар оборонасы буенча чаралар уза. Татарстан Республикасы президенты, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов та әлеге карар буенча үзенең боерыгын чыгарды.

        Татарстан районнарында гражданнар оборонасы буенча тренировка чаралары үткәрелә. Гражданнарны вакытлыча саклану пунктларына урнаштыру, ракета-бомба һөҗүмнәренән саклану, эвакуация кагыйдәләрен кабатлау- әлеге чараларның төп максаты. 

                        


              Актаныш авылындагы Тынычлык урамының 33нче йортында яшәүчеләр эвакуация чараларын үзләрендә сынап карады инде.

Һава тревогасы игълан ителүгә, гражданнар фатирларыннан тиз арада киенеп урамга чыктылар һәм бомбадан саклану урыны булган подвалларга төштеләр. 

            103 янгын сагы хезмәте җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов бүген барлык күпфатирлы йортларның подваллары тикшерелүен әйтте. Шәхси йортларда яшәүчеләрнең саклану урыны булып өй базлары һәм кар базлары. Безнең Актаныш төбәге куркынычсыз төбәкләр исемлегендә. Шуда карамастан эвакуация буенча һәр граждан белем һәм күнекмәләрдән хәбәрдар булырга тиеш. Районыбызның күрше-тирә төбәкләрдән эвакуацияләнгән халыкны күпләп кабул итәргә мөмкинлеге бар.  

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев