Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүген районыбызда хәрби хәрәкәткә мобилизация комиссиясе эшләде (видео)

21 сентябрьдә Россия Президентының өлешчә мобилизация турындагы указыннан соң Актаныш районында хәрби исәптә торучы гражданнарны барлау башланды.

            Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов рәислегендә хәрби хәрәкәткә мобилизация комиссиясе эшләде.

"Яшьлек" яшьләр үзәгендә социаль яклау, сәламәтлек саклау, хокук саклау органнары вәкилләре чакыру алган ир-егетләрнең һәммәсе белән аерым аралашты.

Район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов әйтүенә караганда, комиссиягә хәрби хезмәттә булган 35 яшькә кадәрге ир-егетләр чакырылган.

 

           Россия бүген авыр чор кичерә. 1945 нче елдан бирле илебездә мондый эчтәлектәге мобилизация чарасы уздырылмаган. Шуңа күрә аңлашылмаучылыклар килеп чыкмасын өчен барысы да эшләнә. Республиканың кайбер районнары инде икенче дулкын ир-егетләрне озатты. Арада 45-50 яшьлекләр дә мобилизацияләнгән. Ленар Сәмигулла улы, үз теләкләре булмый торып, 3 нче разрядка караган әлеге ир-егетләр мобилизацияләнергә тиеш түгел, ди.

 

                  Иртәгә, 29 сентябрь көнне Актаныш районы да асыл ирләрен хәрби хәрәкәткә озата. 1 нче разрядка караган 35 яшькә кадәрге ир-атлар Казан шәһәрендәге танк училищесы базасына урнаштырыла. Мобилизацияләнүчеләр арасында 5 райондашыбыз үзләре гариза язып Туган илебез мәнфәгатьләрен якларга теләк белдергән.

 

-  Мобилизациядән качып йөрүчеләргә закон буенча җәза катгыйланды. Бу хакта юридик хезмәт күрсәтүче оешмалардан, прокуратура органнарыннан белешә аласыз.  Хәрби исәптәге райондашларыбызны таба алмасак, алар участок полициясе тарафыннан эзләнәчәк. Уңай җавап булмаган очракта әлеге гражданнар Бөтенроссия эзләвенә куелачак.

Сәламәтлекләреннән зарланучыларны комиссиядәге табиб кабат карый, табиб тикшерүе нәтиҗәсендә граждан сәламәт дип табылса, җинаять җаваплылыгына тартыла. Ялган белешмә биргән очракта, табибка да закон алдында җавап тотасы булачак, -дип бүгенге вәзгыять белән таныштырды Ленар Әхмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев