Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүген районыбызның актив өлкәннәре Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән очрашты (видео)

Бүген районыбызда өлкәннәр ункөнлегенә старт бирелде. Җирлегебезнең актив ветераннары, авыл җирлекләренең беренчел ветераннар Советы рәисләре район башлыгы Ленар Зарипов белән очрашты.

          "Яшьлек" яшьләр үзәгендә оештырылган очрашу "Күңел җәүһәрләре" күргәзмәсе белән ачылды.

Фойеда өлкәннәребезнең күңел җылысын кушып ясаган кул эшләре күргәзмәсен авыл җирлеге башлыклары, җирлекләрдән килгән ветераннар карады.

 

      Оста һөнәрчеләребезнең эшләре белән Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповны да таныштырдылар. 

          Очрашуны ачып җибәреп Ленар Рафак улы

"Сез безгә хәзерге тормышның ныклы нигезен, фундаментын төзеп бирдегез. Без аңа үзгәрешләр кертеп алып барабыз", дип барлык өлкәннәргә рәхмәтләрен җиткерде. 

           Утырышны алып баручы район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева беренче булып сүзне район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыевка бирде.

       Нурулла Гаян улы быел 35 еллык юбилеен билгеләп үтүче район ветераннар оешмасының эшчәнлеге белән таныштырды. Ветераннар оешмасы тарихында тирән эз калдырган өлкәннәрнең хезмәтенә рәхмәтен белдерде.

     Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина 2022 нче елда җирлек өлкәннәре белән алып барылган эшчәнлек турында сөйләде.

        Әтәс авыл җирлеге ветераннар оешмасы җитәкчесе Мәүҗидә Гарипова

өлкәннәр белән берлектә оештырылган кичәләр, сәяхәтләрнең күңел күтәренкелеге, яшәү дәрте бирүен ассызыклады.

         Яңа Әлем ветераннар оешмасы җитәкчесе Тәхия Усманова "Башак" хуҗалыгы җитәкчелегенә зур рәхмәтле.

Элегрәк Хәлил Хуҗин, хәзер Илүс Ярмиев җирлектәге бер генә ветеранны да игътибарсыз калдырмый. Туган көннәр, юбилейларга котлау хатлары, бүләкләр тапшыру өчен ай саен 7 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелә. Тәхия апа Яңа Әлем мәктәбенә, гуманитар гимназия-интернат укучыларына әхлак дәресләре үткәрә.

Тәрбияви  сөйләшүләрне авыл китапханәсендә дә оештыра башлаган.

         Ветеран укытучы Роза Сергеева очрашудан файдаланып, район башлыгы Ленар Зариповка беренче укытучысы Мәрвә апага карата булган хөрмәтенә рәхмәт белдерде. Яхшы үрнәкне районның беренче йөзе күрсәткән икән, димәк башка райондашлар да мөгаллимнәрен олылар дигән теләктә ул. Шулай ук ветеран укытучы үзенең гозерен дә юллады. Район җитәкчелеге белән күрешү форсатыннан өлкәннәребез үз проблемалары турында язмача 3 үтенеч җиткерделәр. Әлеге проблемалар чишелеш табачак дип ышандырды Ленар Рафак улы. 

         Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган очрашуда онлайн рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин катнашты. Альберт Галимҗан улы районыбыз ветераннарын бәйрәм белән тәбрик итте, үзенең шәхсән акчалата ярдәмен ветераннар исәп-хисабына күчерәчәген әйтеп өлкәннәргә бүләк ясады. 

        Бәйрәм төсен алган утырыш эшендә район һәм авыл тормышында актив катнашкан ветераннар хөрмәтләнде. 

          "Күңел җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчеләре булып Такталачык, Уразай, Иске Кормаш, Теләкәй, Яңа Әлем җирлекләре күргәзмәлекләре танылды.

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

 

        

         

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев