Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Быел бик бай чаралар көтелә

2020 ел тарихи даталарга бай. ТАССРның –100, Бөек Җиңүнең – 75 еллыгы. Моңа өстәп, Актанышка нигез салынуга – 310, район төзелүгә – 90 ел. Истәлекле шушы вакыйгалар уңаеннан үткәреләчәк чаралар 4 февраль көнне уздырылган брифингта да барланды. Сөйләшүнең барышын онлайн эфир аша авылларда җирлек башлыклары да тыңлады.

Ләйсән Нурлыева, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары:

– Эш планнары декабрь аенда расланды. Иң әүвәл, логотип кабул иттек. Ул конкурс нигезендә сайлап алынды. Үзебезнең тарих битләрендә бу логотип та үз урынын табар. Шушы даталар кысаларында театр айлыгы игълан ителде. Һәрбер авыл үзешчәне катнаша. Сәхнә осталыгын күрсәтергә тырышалар. Бер генә коллектив та тематикадан читкә китмәгән. Иң-иң дигәннәре апрель-май айларында Чаллы, Казан театры сәхнәсендә
уйнаячак. Һөнәри бәйрәмнәр, тарихи әһәмияткә ия районкүләм мөһим чаралар, ветераннарны хөрмәтләүләр шушы даталарга бәйләп үткәрелсен иде. Алда Әфганчылар көне тора. Февраль аенда “Җырларымда – еллар шавы” дигән җыр бәйгесе башланып китәчәк. Барлык авыл җирлекләре дә аңа җитди карасын иде. Март аенда Азат Закиров исемендәге бию конкурсы булачак. Сабантуебыз да Актанышка – 310, район төзелүгә 90 ел тулуга багышланачак. Районның юбилей датасы кысаларында тарихны барлау буенча күләмле генә хезмәтләр планлаштырылды. Галимнәр катнашында фәнни-гамәли конференция көтелә. Берничә зонада барачак. Фәнни экспедицияләр алып барылачак. Актаныш турында саллы гына китап чыгару күздә тотыла. Җирлектән чыккан әдипләрнең әсәрләре тупланган җыентык  булачак ул.

Альберт Мансуров, район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе:

– Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция 20 август көнне Актанышта үткәреләчәк. ТР Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты, ТР Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчеләре һәм галимнәре белән киңәштек. Үзебезнең юнәлешне билгеләдек. Җан исәбе алу да көтелә быел. Актаныш стратегик мөһим төбәк булып санала. Татарлар барлык халыкның
98 процентын тәшкил итә. Башкортстан белән чиктәш. Сәнгатьне, мәдәниятне, телне саклаучы регион. Үзебезнең тарихи кыйммәтләрне чагылдыручы конференция үткәрү бик дөрес булыр. Темасы: “Татар халкының тарихи һәм мәдәни үзәге буларак Көнчыгыш Кама аръягы”. Районның оешу һәм үсеш сәхифәләре, борынгы чорда һәм урта гасырда Көнчыгыш Кама аръягында халыкның урнашуы, һәйкәлләр, авыллар тарихы, мәктәп-мәдрәсәләр, күренекле шәхесләр, шәҗәрәләр, сугышчан батырлар, хезмәт алдынгылары өйрәнелә. Зур шәхесләрне, төбәк тарихын барлап, китап чыгарырбыз дип ышанып калабыз. Һәрбер җирлектә хезмәт батырлары, орден алучылар барлансын иде.

Илфак Ибраһимов, район сәнгать мәктәбе җитәкчесе:

– “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсенең китабын моннан 24 ел элек чыгарган идек. Быел Актаныштан чыккан барлык язучыларны барлап, иҗат үрнәкләрен туплап чыгарырга исәплибез. Гамил Афзал, Нур Баян, Альберт Фәтхиев, Фәрит Хатыйпов – безнең җирлектән чыккан шәхесләр. Хәмит Миңнегалиевнең дә шигырьләре шушы җыентыкта урын алырга тиеш. Кеше үткәннәре белән яши.  Актанышта бик борынгы авыллар бар. Тарихчы-язучыбыз Вахит Имамов шушы тарихны безгә кайтарды. Марат Әмирханов, беренчеләрдән булып, дөньяга Тукайны биргән хатын-кыз образын әдәбиятка кертте. Сагышлы да, куанычлы да бәян язды. Елый-елый укыйсың. Академигыбыз Мөхәммәтгали Арсланов трагик актер Мохтар Мутинны фәнгә кертте. Хәзерге көндә 32 якташыбыз ТР Язучылар берлегендә әгъза булып тора. 20се – Казанда, 6сы – Яр Чаллыда, 1се – Әлмәттә, 1се – Алабугада, 4се Актанышыбызда яши. Бу – олы хәзинә. Иң мөһиме – аның дәвамчылыгында. Чынлап та, талантлар бар. Аларга вакытында ярдәм итәргә кирәк. Шуны күзаллап, Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивален республика дәрәҗәсендә уздыруны максат итеп куябыз. Олы әдәбият мәйданында армый-талмый эшләүче әдипләребезнең хезмәтен бөтен дөньяга күрсәтергә тиешбез. Татарстан Китап нәшриятында баш мөхәррир – Ленар Шәех. “Казан утлары”нда – Ландыш Әбүдәрова, “Мәйдан” журналында  Айгөл Әхмәтгалиева эшли.  Вахит Имамов – “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире, Ләбиб Лерон – “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире. Язучылар берлеген Данил Салихов җитәкли. Бу китап һәрбер мәктәптә булырга, киләчәк буыннарга
тапшырылырга тиеш.

Лилия Хәмидуллина, район үзәк китапханәсе җитәкчесе:

– Безнең алда Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивален уздыру тора. Быел ул республика иҗади конкурсы дип игълан ителәчәк.
2 номинациядә үтәчәк, шигырь һәм проза әсәрләре буенча. Нигезләмәсен мәктәпләргә җибәрәчәкбез. Үзебезнең район сынатмасын, дип тырышсак иде. Авылларда иҗат итә торган балаларны бәйгегә әзерләргә кирәк. “Шушы җирдән, шушы туфрактан без” дигән исем астында ай саен иҗатчылар белән очрашу уздыруны башлап җибәрдек. Чишмәләрне барлыйбыз. Алар турында “Туган ягым чишмәләре” дигән китап чыгару уе белән янабыз. Мәдәният паркында исемле чыршылар бар. Һәрбер җирлекнең үз шәхесе. Авылларда аларны барлыйбыз. “Сугыш хатирәләре” дигән альбом башлап җибәрдек.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев