Актаныш

Быел да җәйге лагерьда ял өчен тотылган акчаларның 40 процентын кайтарып булачак

Владимир Путин балалар туристик кешбэк программасын майда эшләтеп җибәрергә кушты. Былтыр балалар сәламәтләндерү лагерьларына юллама бәясенең 50 процентка кадәр өлешен кире кайтару программасы эшләде.

РФ Президенты Владимир Путин җәйге лагерьда балалар ялына тотылган акчаларны кире кайтару программасын май аена кадәр эшләргә кушты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Дәүләт башлыгы искәртеп узганча, узган ел балалар өчен туристик кэшбек системасыннан күп кенә ата-аналар файдаланган.

«Узган елны балалар сәламәтләндерү лагерьларына юллама бәясенең 50 процентка кадәр өлешен кайтару программасын эшләтеп җибәрдек. Бу 20 мең сумнан артмый. Әлеге ташламадан 400 мең баланың гаиләсе файдаланган. Мин сездән быел 1 майдан ук шундый ук программаны кертүегезне сорыйм. Моны алдан ук эшләргә һәм гражданнарга мондый программаның 2022 елда да гамәлгә ашырылачагын хәбәр итәргә кирәк», — диде Путин Министрлар Кабинеты белән узган киңәшмәдә.

Йөкләмәне үтәү өчен җаваплы итеп хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковны билгеләделәр.

Ростуризм мәгълүматларына караганда, 2021 елда балалар ялын компенсацияләү программасының беренче аенда гына да россиялеләр 6,7 миллиард сумга 250 мең балалар юлламасы сатып алган. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: