Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Быел «Гринта» Актаныш районында чүп бушату станцияләре төзи башлый

Быел «Гринта» Мамадыш, Актаныш, Нурлат һәм Әгерҗе районнарында чүп бушату станцияләре төзи башлый.

                  Мәгълүм булганча, «Гринта» компаниясе Чаллыда һәм Татарстанның 23 районында каты чүп чыгару белән шөгыльләнә. Кайбер районнарның бу эш өчен бурычы 186 млн сумга җиткән. Ярлыченко, әйтүенчә Чаллы компаниянең бурычлылар исемлегендә юк. Алабуганың бурычы – 12 млн, Түбән Каманыкы –24 млн,  Мамадышныкы – 4 млн, Әлмәтнеке – 11,5 млн, Тукай районыныкы – 2 млн,  Менделеевск районыныкы 1,5 млн сум.

               «Гринта» бурычлы район-шәһәрләрне судка бирә. 37,3 млрд сум бурычны кайтару өчен 8,5 меңнән артык эш судка җибәрелгән инде.

Реклама

                Быел «Гринта» Мамадыш, Актаныш, Нурлат һәм Әгерҗе районнарында чүп бушату станцияләре төзи башлый. Ә Чаллы өчен компания капкачлы 2091 контейнер сатып алган. Киләсе атнада аларны идарә итү компанияләренә бирәчәкләр.

                «Гринта» компаниясенең генераль директоры Светлана Ярлыченко Татарстанның тарифлар буенча республика комитетының Чаллыда узган утырышында әлеге яңалыклар белән уртаклашкан. Бу хакта "Шәһри Чаллы" газетасының рәсми сайтында хәбәр ителә. 
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш районы Ләйсән ГАЗИЗОВА, “Актаныш-информ” Татарстанның тарифлар буенча республика комитеты   «Гринта» компаниясе «Гринта» компаниясенең генераль директоры Светлана Ярлыченко "Актаныш-информ"