Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Быелгы Сабан туендагы спорт уеннары халыкны үзенә күпләп җәлеп итте

Быелгы район Сабан туенда нинди генә ярышлар оештырылмасын- барысында да рәхәтләнеп катнашырга, бүләк алырга мөмкинлек тудырылган иде.

Аеруча бәйгеләрдә катнашу балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булды.

Әти-әниләре белән бергәләп чират тордылар, йомыркалы кашык кабып йөгерү, чүлмәк вату, көрәш, капчык киеп йөгерү кебек ярышларда узышып милли бәйрәмебезнең үзәгендә кайнадылар. 
Утын кисү, кул көрәше, әтәчле баганага менү, тачка этү, тәгәрмәч тарту, биеклеккә сикерү, гер күтәрү, капчык белән сугышу, утын кисү, ваннадан балык тоту, авыш баганага менү, биеклеккә һәм озынлыкка сикерү, чиләк белән су ташу ярышларында исә ир-егетләр генә түгел, гүзәл затлар да үзләрен сынап карады. 


Волейбол спортын сөючеләр өчен ике мәйдан эшләнгән. Беренчесендә ир-егетләр, икенчесендә хатын-кызлар командалары җиңү өчен тырышты. 
Классик волейбол уены нәтиҗәләренә килгәндә, ир-егетләр арасында урыннар түбәндәгечә: 
1 урын- Актанышның җыелма командасы; 
2 урында- Актанышның икенче санлы мәктәбе; 
3 урында- Дүртөйле егетләре; 
4 урында- 2006-2007 елгы уенчылар; 
5 урында- Татар Суыксуы командасы. 
Хатын-кызлар командалары арасында: 
1 урын- Чаллы командасы; 
2 урын- Актанышның җыелма; 
3 урын- сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары; 
4 урын- Актаныш муниципаль хезмәткәрләре. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев