Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Быелгы җәй һәрьяклап сыный: көнлек норма 1-1,5 кубтан артмаска тиеш!

2020 елда Актанышбаш авылы аша 57, 12 бистәләргә Актаныш аша боҗралап су трассасы үткәрелде. Узган елгы эшчәнлек бүгенге вәзгыятькә азмы-күпме җиңеллек бирде, әгәр боҗралау булмаса, 57 бөтенләй сусыз утырыр иде. Районда су проблемасын хәл итү өчен эш бара, диде бүгенге брифингка җитәкчелек иткән Илшат Габделхәев.

Өстәмә скважиналарны бораулау өчен урыннар билгеләнгән, республика ярдәме белән финанслау хәл ителгән. Алдагы атнада Яңа Әлем авылы янында коелар казу башланачак. Сыйфатлы су чыккан очракта турыдан-туры гомуми челтәргә тоташтырылачак. Киресенчә булган очракта су водозабор аша чистартып биреләчәк. 
Илшат Габделхәев су куллануның көнлек нормасы җәен 1.0-1,5 куб метр булырга тиеш, ди. Һәркем хисаплап карагач, нәтиҗә ясасын иде, суны күбрәк тоткан очракта ишек алдына кое казырга киңәш итте башкарма комитет җитәкчесе. Чыннан да кое казу элек-электән халкыбызны сусызлыктан коткарган. Хәзер дә коедан су алуны автоматлаштырган уңган хуҗалар шактый районда. Кое суы өйгә үткәрелгән, бойлер, душ кабинасы, савыт-саба, кер юу машиналары шушы су белән эшли. Бәлки җитәкчелек тәкъдимен куллану үзебезгә үк файдага булыр?! 
Шулай ук шәхси хуҗалыкларда хисаплагычларның дөрес күрсәтүен тикшереп, карап чыгу мәслихәтлеге көн кадагына баса. Суны урлап кулланучылар барлыгы да мәгълүм. 
Янгын куркынычы иң югары дәрәҗәгә якынлашкан чорда суны әрәм-шәрәм итмичә, дөрес кулланып кына бүгенге эссе чорларны исән –сау кичәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев