Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бюджет өлкәсендәгеләргә хезмәт хакы артачак

Рәсәй Президенты Владимир Путин Министрлар кабинетына 2022 елның 15 июненә кадәр бюджет хезмәткәрләренең аерым категорияләренә хезмәт хакын арттыруга өстәмә акча бүләргә кушты, дип хәбәр итә ТАСС.

Бюджет өлкәсендәгеләргә хезмәт хакы артачак
Шуңа бәйле рәвештә, Министрлар кабинетына, дәүләт җитәкчесе указын «икътисад өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең уртача айлык хезмәт хакы, икътисадның бюджет тармагы хезмәткәрләренең эш хакы дәрәҗәсенең максатчан күрсәткечләрен исәпкә алып, агымдагы елда төбәкләргә бюджетара трансфертларның өстәмә күләмнәрен» тәэмин итү йөкләнде.

Шулай ук аерым категория бюджет хезмәткәрләренең эш хакы дәрәҗәсен максатчан күрсәткечкә җиткергәндә, педагогларга һәм урта һөнәри белем бирү, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларны һөнәри укыту программаларын гамәлгә ашыручы оешмаларда сыйныф җитәкчелеге өчен түләнүче федераль акчалар, шулай ук коронавирус белән авыручыларга ярдәм күрсәтүче медицина һәм башка оешмалар хез-мәткәрләренә махсус социаль түләүләр исәпкә алынырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев