Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Чаллыда «КамАЗ» маркалы беренче автомобиль җыелганга 45 ел

"Саумы, иртә!" рубрикасының чираттагысында юлдагыларга - хәерле юллар, эштәгеләргә - уңышлы эш көнө, ялдагыларга матур ял телибез!

             16 февраль, чәршәмбе — Милади тәкъвимендә икенче айның уналтынчы көне. Ел ахырына кадәр 318 көн кала. Нинди вакыйгалар "ТАТАР ДӨНЬЯСЫ - РОССИЯДӘ -ДӨНЬЯДА" бар икәнен беләсегез киләме?
Менә алар:
ТАТАР ДӨНЬЯСЫ:Чаллыда «КамАЗ» маркалы беренче автомобиль җыелганга 45 ел (1976). Инновацияләр көне. Бу көнне дөньяга аваз салганнар:Булат Ишемгул, язучы, шагыйрь; Мидхәт Мәүлетев, күренекле тау инженеры; Рафаэль Сафин, татар шагыйре, драматург; Гакыйль Сәгыйров, шагыйрь, рәссам; Фәнзаман Баттал, сатирик язучы; Диана Рәхимова, Россия театр һәм кино артисты; Рамил Әсхәдуллин, җырчы һәм композитор.

РОССИЯДӘ:РФ Энергетика министрлыгының архив көне. РФ ВМФ разведкасы көне.

ДӨНЬЯДА:Ананас көне. Франция — Үз вәкаләтләрен башкарганда хәлак булган милли жандармерия хезмәткәрләрен искә алу еллык мөрәсиме. Литва — дәүләтчелекне торгызу көне. Бразилия — Репортёрлар көне.

Ә хәзер, сезнең өчен дуслар "Әдәби кунакханә"дә якташ әдип Мирһади Разовның туган якка багышланган, җылы эчтәлекле шигырен тәкъдим итәбез:
Иске Актанышка

Һәрбер чаты, бөтен тыкырыгы
Балачактан безгә нык таныш
Баскычыңнан төшә-төшә, арып
Бетә идек иске Актаныш.

Кибетләрең шактый иде синең,
Карап чыгар өчен еш кердек
Кесәләрдә акча шалтыратып,
Музейларда кебек без йөрдек .

Такта иде урам сукмаклары,
Юлларыңа ташлар түшәлгән
Ипи кибетеннән сайка алып,
Бар иде бит тәмләп күшәгән.

Иске өйләр, ярым җиргә баткан
Бакчаларда сары алмалар
Истә әле иске базарың да,
Хәзер инде ул да калмаган.

Ах-ух килеп дамбалардан
Кайта идек кайчак уфылдап
Уртасында бозлар ката иде,
Егылган да булды шыпылдап.

Хәзер инде башка Актаныш син,
Авыл түгел, матур таш кала
Сабыйчакта ак канатлар биргән
Безнең өчен булдың башкала.

Иминлектә каршы алган яңа көн мөбарәк булсын, райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев