Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ЧИРАТТАГЫ "МӨГЕЗ": Россиядә машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тапшыру кагыйдәләре үзгәрергә мөмкин

Әгәр үзгәрешләрне хупласалар, «теория»не тапшырганнан соң «права»га укучы кеше алга таба сынауларны дәвам итү өчен мегаполис урамнарына чыгачак.

Эчке эшләр министрлыгы шундый проект әзерләгән. Әгәр үзгәрешләрне хупласалар, «теория»не тапшырганнан соң машина йөртү таныклыгы алырга теләүче кеше алга таба сынауларны дәвам итү өчен мегаполис урамнарына чыгачак.

Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Черников сүзләренчә, гамәли өлешкә зуррак игътибар бирергә ниятлиләр. Бу, үз чиратында, машина йөртүчеләр әзерләүне яхшыртырга һәм юлларда аварияләр санын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Шул ук вакытта мотоциклчылар өчен «мәйданчык» нормативын калдырырга булганнар. Ведомствода искәртүләренчә, сынауларның теоретик өлеше вакытында аудио- һәм видеотеркәү мәҗбүри булырга тиеш. Аны беренче имтиханда уңышсызлыкка юлыкканнан соң җиде көн үткәч һәм 30 көннән дә соңга калмыйча яңадан тапшырырга мөмкин. Гамәли сынауны яңадан тапшыру вакытын ике айга кадәр озайтырга телиләр.  

Реклама

Фото:https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев