Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Чын «яз» җитүен 20 мартларда көтәргә кирәк

Салкын һава торышының болытлы һәм явым-төшемле һава торышына алышынуын да 22-23 мартта көтәргә кирәк.

             «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов Sputnik радиосына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

           «Якшәмбедә көндезге чын «яз» җитүен, ягъни уртача тәүлеклек температураның нуль билгесенә күчүен һәм көннәр җылыта башлавын 20 мартларда көтәргә кирәкпература +6..+11 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. 20 мартларда тәүлеклек уртача температура 0 градустан үтеп китәчәк, һәм метеорологик яз башлана. Аяз, кояшлы һава торышы сакланачак, төнлә -5-6 градус суык булса, көндез +6-+11 градуска кадәр җылытачак», - диде белгеч.

            Аның сүзләренчә, салкын һава торышының болытлы һәм явым-төшемле һава торышына алышынуын да 22-23 мартта көтәргә кирәк.

                Шувалов билгеләп үткәнчә, бу атнада Россиянең Европа территориясенең Үзәк өлешендә ялларга кадәр антициклон хакимлек итәчәк.

«Димәк, көн аяз булачак, төнлә һәм көндез температурада көчле үзгәрешләр көтелә. Мондый һава торышы ялларга кадәр сакланачак», - дип искәртте метеоролог.

Элегрәк синоптиклар бу атнада Татарстанда җылытачагы хакында хәбәр иткән иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев