Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

«Чишмәбаш» стоянкасындагы археологлар: Күмәк каберлектә биш кеше җирләнгән

Казан- Екатеринбург югары тизлекле М-7 «Волга» юлының 34,9 километры безнең Актаныш районы аша уза. Автотрассаны төзү барышында Иске Байсар авыл җирлегенә караган Чишмәбаш авылы янында тарихи калдыклар табылу турында «Актаныш-информ» ресурсларында хәбәр иткән идек инде. Бүген «Экспертиза һәм проект-эзләү эшләре үзәге» ҖЧҖ белгечләре нәкъ шушы вәзгыять уңаеннан район һәм республика журналистлары белән очрашты.

Экспедиция җитәкчесе Максим Стародубцев бу зур археология тукталышының 2021 елда ук табылуын әйтте. Зур төзелешләргә тотынганчы һәрвакыт реконструкцияләү участогына якын территориягә тарихи-мәдәни экспертиза үткәрелә. Актаныш районы аша узучы федераль трассаны киңәйткәндә тимер һәм бронза гасыры чоры каберлекләре барлыгы ачыклана.

Археологлар Чишмәбаш тукталышын бура археологик культурасына туры килүен ачыклаган. Табылган материаллар- керамик савыт ярчыклары, хайван сөякләре фрагментлары зур территориягә таралган. Кызганыч, тарихи һәйкәлнең бер өлеше юкка чыгарга өлгергән, ди белгечләр. 30 сантиметр тирәнлектәгеләрен җир асты кимерүчеләре, ә тагы да тирәнрәкләре басу-кыр эшләре вакытында сынып, уалып беткән.

Июнь ахырында башланып киткән казынуларда галимнәр 30лап каберлек тапканнар. Күмәк җирләнгән каберлек тә бар, анда биш кеше күмелгән. 

Кеше скелетларыннан тыш каберлекләрдә кием элементлары, бронза бәйләвечләр һәм асмалар очрый.

Аерым урыннарда бронза ук очлары да килеп чыккан.

Чишмәбаш тукталышында табылган материаллар Көнчыгыш Кама аръягы халкының бронза һәм иртә тимер гасыры чорындагы матди һәм рухи мәдәнияте турындагы күзаллауларын тулыландырырга ярдәм итәчәк.

- Барлык табылган әйберләргә камераль лаборатор археологик тикшерү уздырыла. Туфрак, металл табылдыкларга да экспертиза үткәреләчәк. Ә  инде кеше сөякләрен тикшергәннән соң, без биредә күмелгәннәрнең яшен, җенесен, нинди патологияле булуын белә алабыз. Биредә хайван сөякләре дә табылды. Аларны анализлагач, биредәге халыкның нинди маллар асрап көн иткәне дә күренә,- ди Максим Стародубцев.

Теологик материаллар- районыбыз өчен генә түгел, ә Татарстан, Россия күләмендә зур ачыш. Барлык табылдыклар лаборатор тикшеренүләрдән соң Дәүләт музей фондына тапшырыла. 

Юлай Низаев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев