Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Декабрь һәм гыйнвар ае пенсияләре ел азагына кадәр бирелә

Пенсияләр 30 декабрьгә кадәр түләнеләчәк

Декабрь һәм гыйнвар ае пенсияләре банк карталарына 2021 елның азагына кадәр күчереләчәк. Шулай итеп, пенсия акчалары 30 декабрьгә кадәр счетларга килеп җитәчәк. Ә инде пенсияне “тере” акча белән алучыларның “язмышы” бәйрәмдә почта бүлекләренең ничек эшләвенә бәйле булачак.

Пенсияне алдан биреп куюның сәбәбе – закон буенча аны билгеләнгән көннән соңга калып бирүне тыю. Хәтта бу көн гыйнвар ялларына туры килсә дә.

Россия Профсоюзлар федерациясенең Социаль үсеш департаменты башлыгы Константин Добромыслов әйтүенчә, пенсия бирү көне бәйрәмгә һәм ялга туры килә икән, ул алданрак – банк системасы эшләгән вакытта бирелә. “Яңа ел бәйрәмнәрендә банклар кыскартылган график буенча эшли, шуңа күрә бу чорга кадәр пенсионерлар белән исәп-хисап ясалып бетәргә тиеш”, – дигән ул.

Ә инде февраль ае өчен пенсия гадәттәге график буенча биреләчәк.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев