Актаныш

Дилә Фазлыйәхмәтова: Мин борычны да, помидорны да мартта гына чәчәм

Уразай авылында яшәүче Дилә апа Фазлыйәхмәтованы районда белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр.

         Озак еллар хуҗалык сөтләрен җыйды, бакчасында яшелчә, чәчәк үсентеләре үстереп күпләрнең эшен җиңеләйтте Дилә апа.  Дилә ападан помидор, борыч, кәбестә, петуния, сальвия үсентеләрен кайдан гына килеп алмаганнардыр?!


 

            Менә шундый уңган ханымның киңәшләре бик тә урынлы бүген. Бакчачыларга кайчан, ничек орлык чәчәргә, ничек үстерергә- болар хакында бүген белешеп кайттык.


          ФЕВРАЛЬДӘ ЧӘЧСӘҢ, АЯККА ҮСӘ

 

Дилә апаның тәрәзә төпләре, идәннәрдә бик күп балчык тулы тартмалар күрербез дип барган идек. Бернинди тартмалар да, туфрак та юк- гаҗәпләнеп бакчачыга карыйбыз.


-    Мин помидорны да, борычны да март аенда гына чәчәм. Февральдә чәчсәң, аякка үсә ул! Нечкә сабаклы үсентенең тамыры да нык түгел, туфрактан кирәклесен ала алмый. Мартта чәчсәм дә бик күп уңыш алам. Һәм минем яшелчәләр бик иртә өлгерә,- ди Дилә апа.

 

                               АЙ КАЛЕНДАРЕ БУЕНЧА УТЫРТАМ
         Бакча утыртудан бизнес ясаган ханымның тәҗрибәсе бик зур. Аның киңәшләре һәркемгә файдалы булыр дип уйлыйм.

         Орлыкны утырту тәртибе болайрак: Дилә апа помидор, борыч орлыгын иртән марганцовкалы суга сала. Кибет балчыгын кайнар су белән эшкәртә. Кичен шушы туфракка орлыкларны чәчә. 


-    Орлыкларны чәчкәч, туфракка “Гумат+” микроэлементын салынган су сибәм. Ул орлыкны әйбәт тишелдерә. Бу микроэлемент Дания Сәетзадинаның “Бакчачы” кибетендә сатуда бар,- дип, үзенең эш тәртибе белән таныштыра  бакчачы апа.

Шунысы бар- ай тулганда утыртмый, ай календаре кушканча эшли ул. 


         Бакчачы дисәк тә, хәзер Дилә апа үсентеләрне сату өчен утыртмый башлаган . “Олыгайдык, җир эше бик күп көч сорый. Хәзер үзебез өчен генә үстерәбез. Теплицаны да бәләкәйләттек,”- ди ханым.


           Ә вакытында үсемлекчелеккә грант оту мөмкинлеге булганга ныклап тотынганнар. 


-    "Актаныш" агрофирмасы директоры Рамил Вәлиев безнең өйдә теплицалар белән мәш килгәнне күреп, грант алырга тәкъдим итте. Чыннан да без грант оттык. Теплицаны зурайтып меңәр төп яшелчә утырта башладык. Бар эшне дә гаилә белән эшләдек. Иртән сөт җыеп кайткач вакыт бар бит инде. Борыч, помидор үсентеләрен Актаныш базарына алып чыгып саттык. Сөт акчасына клиентларыбыз да бик күп ала торган иде.  

                          САБАНТУЙГА ПЕКИН КӘБЕСТӘСЕН ӨЛГЕРТӘЛӘР

 

          Хәзер Дилә апаларның теплицасы 5 метрга 10 метрлы. Үсентеләрне апрель аенда шунда күчерәләр. Урталай бүлеп, бер ягына кыяр, икенче ягына борыч белән помидор утырталар. Уртага- “Ча-ча” дигән пекин кәбестәсен. Сабантуйга бу кәбестә өлгерә дә икән.

-    Әй, яраттык шул пекин кәбестәсен. Безнең Уразай туфрагында рәхәтләнеп үсә ул. Кибетнеке кадәр ике була. орлыгы Данияда бар. Башка орлыкларны үзем ясыйм. Иң беренче пешкән, матур, шома помидорны алып кереп орлыгын алам. Борычныкын дүрт чатлысыннан алып куям. Хәзер эшләр җайлы: элеккечә ташыйсы юк, су ишек алдына кадәр кергән, бакчага сиптерәбез генә,-дип, бүгенге муллыкка сөенә Дилә апа. 
   

 

          Помидорларны бакчага июнь аенда күчерәләр. Помидоры кызара башлагач, үсемлек төбенә  ком сибеп чыгалар, күмәләр. Аннан соң канау ясап суны шушы уемга гына сибәләр. Өстенә сипсәң, помидор ярыла. Ә теплицадагы помидорларга алсу төстә итеп марганцовкалы су сибәргә кирәк икән- тиз кызарта, ди. 

                             АЛ ЯРАННАР КЕБЕК АЛСУЛАНАМ...
             Менә шулай тәмле итеп бакча эше белән таныштырды Дилә апа. Тәрәзә төпләрен исә аның, алда әйткәнчә, бүген яраннар бизи. Эре яфраклы, шаулап үскән яраннар да язны, бакчаны көтә. Дилә апаның 15 төрле яраны бар икән, алсу, ак, кызылның әллә ничә төслесе. 


 

-    Яранны яшьләр бик яратып бетерми. Ә мин ярансыз тора алмыйм. Менә бу яраннарны апрельдә теплицага күчерәчәкбез. Аннан ишек алдындагы тәгәрмәчләргә утыртам. Биек булып үскәннәре дә, үрмәлеләре дә бар. Төп яран тирәсенә ботакларын төртәм. Кышка кергәндә әнә шул ботакларны гөл чүлмәгенә утыртып өйгә алып керәм. Менә шулай озын кышларда чәчәк атып өебезне ямьләп утыралар. Карасаң, тәрбияләсәң, барысы да үсә,-дип, Дилә апа яз исен сизеп чәчәк аткан яраннарын иркәли. 
 

         

          Дилә апа ире Фликс абый белән әле дә тормыш дилбегәсен нык тоталар. Сөт җыюдан тыш үз хуҗалыкларында күпләп мал асрыйлар. 4 савым сыерлары бар. Бүген менә авылдашларының инкубаторыннан чеби алырга әзерләнәләр иде. Бар эшне дә кызлары Гөлнара, Гөлназ, Гөлиянең гаиләләре, кияүләр, оныклар белән эшлиләр. Кызлар Актанышта төпләнгән, бик еш кайталар алар туган нигезгә.

             Менә шулай ашлы да, эшле дә райондашларыбыз бик күп безнең. Киләчәктә дә алар белән таныштырырбыз әле. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: